2012 елның 20 мартыннан 30ына кадәр Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституция буенча хокуклары сакланышы буенча күзәтчелек эшләренең оештырылышы тикшерелә. Моңа бәйле рәвештә, әлеге көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев, РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында...
2012 елның 20 мартыннан 30ына кадәр Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституция буенча хокуклары сакланышы буенча күзәтчелек эшләренең оештырылышы тикшерелә. Моңа бәйле рәвештә, әлеге көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев, РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гамәлләренең законлылыгына кагылышлы сораулар буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Аның өчен 291-19-25 телефоны аша алдан язылырга кирәк. Алдан язылу мөмкинлеге булмаган гражданнарның гаризалары РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсенең интернет-кабул итү бүлмәсе сайты (http://prokpfo.ru) аша электрон почта юлы белән һәм 8(831) 421-47-23 ышаныч телефоны аша да кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар