16+

“Сезне мохтаҗларның догалары озатып йөриячәк”

Казанда узган “Бизнес – халык файдасына” бөтенроссия форумында катнашучылар хәйриячелек турында сөйләштеләр.

“Сезне мохтаҗларның догалары озатып йөриячәк”

Казанда узган “Бизнес – халык файдасына” бөтенроссия форумында катнашучылар хәйриячелек турында сөйләштеләр.

Ә аның мисаллары республикабызда шактый. Шуларның иң билгелесе – “Мохтаҗлар приюты” проекты. 

«Меценатлар» бизнес җәмгыятенең һәм «Мохтаҗлар приюты»ның попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов, форумга килүчеләр өчен әлеге чара үзләренә шәхес буларак та, бизнесларын да үстерергә ярдәм итәр, дигән ышанычын белдерде. Бизнес җәмгыятенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда ул “Мохтаҗлар приюты” проекты белән дә таныштырды. 

– Әлеге проектка быел биш елды булды. Мондый игелекле эш үссен һәм аңа ярдәм күрсәтү системалы булсын өчен, без апрель аенда «Меценатлар» бизнес җәмгыятен булдырдык. Уртак тырышлык белән республиканың берничә шәһәр һәм районында “Мохтаҗлар приюты” ачылды. Бүгенге көндә аларның саны унҗидегә җитә. Акча белән генә ярдәм итеп калмыйча, “Атнаны игелекле эшләрдән башла” дигән акция дә игълан иттек. Акциягә кушылган кешеләр һәр дүшәмбе мохтаҗларга кайнар ашны үзләре салып бирә, күчтәнәчләр таратып, алар белән күзгә-күз очрашып сөйләшә ала. Аларның тормышлары белән танышканнан соң, күңелләр нечкәреп, ярдәм итү теләге тагын да көчәя, – дип сөйләде ул.  

Меценатлар ярдәме белән Казан үзәгендә урнашкан “Мохтаҗлар приюты”на капиталь ремонт ясалган. Тиздән социаль ашханә дә барлыкка киләчәк, ризыкны шунда әзерләп тарата башлаячаклар. Бүгенге көндә хәйриячеләр ярдәме белән көненә 2 мең кеше кайнар ризык белән туклана. Алга таба бу санны 10 меңгә җиткермәкчеләр. Алга таба мохтаҗлар өчен тулай торак булдыру идеясе дә бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күптән түгел генә “Мохтаҗлар приюты” Ульяновскида да ачылган. Башка төбәкләрдә дә ачарга теләүчеләр бар, дип билгеләп үтте Ильяс Гыймадов. 

Форум ачылышына килгән Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин да, чарага инициативалы, ярдәмчел кешеләр җыелуын ассызыклап, бөтен коммерцияле булмаган сектор исеменнән рәхмәт җиткерде.

–    Теләсә кайсы җәмгыятьнең әхлакый социаль дәрәҗәсе анда социаль якланмаган халыкка карата нинди мөнәсәбәттә булуы белән билгеләнә. Безнең Татарстанда исә әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган кешеләр бик күп. Бүгенге чарага чит төбәкләрдән дә килүләре сөендерә. Шуның белән форум бөтенроссия форумы статусын ала, – диде ул. 

“Мохтаҗлар приюты” эшчәнлегендә актив катнашкан Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, залда катнашучыларны игелекле эшләр берләштерә. 

–    Бөтен кешенең дә сәламәт, уңышлы буласы килә, әмма Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге бөтен кешене дә бертөсле итмәгән. Ул моны кешеләр бер-берләренә булышсын өчен эшләгән. Аллаһ Тәгалә исә башкаларга булышкан кешегә Үзе дә ярдәмен, бәрәкәтен бирәчәк. Һәм аларны һәрчак мохтаҗларның догалары озатып йөриячәк, – дип,  тагын да игелекле эшләргә катнашырга рухландырды ул залдагыларны.


Фото: https://vk.com/priyut_kzn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading