16+

Шалва Амонашвили: «Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк» (КИҢӘШЛӘР)

Тугыз айдан, биредә утырган һәр хатын-кыз бәби алып кайтыр, мөгаен, дип шаяртты Казанның ИТ паркында узган семинарга җыелганнар. Дөнья күләмендә танылган педагог Шалва Амонашвили, үзенең улы белән, әти-әниләргә, укытучыларга ике көн дәвамында бала тәрбияләү турында сөйләде. Профессор барлык хатын-кызларны да, мөмкинлек булганда, әни булу рәхәтен тоеп калырга ашыгырга өндәде. Әниләргә...

Шалва Амонашвили: «Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк» (КИҢӘШЛӘР)

Тугыз айдан, биредә утырган һәр хатын-кыз бәби алып кайтыр, мөгаен, дип шаяртты Казанның ИТ паркында узган семинарга җыелганнар. Дөнья күләмендә танылган педагог Шалва Амонашвили, үзенең улы белән, әти-әниләргә, укытучыларга ике көн дәвамында бала тәрбияләү турында сөйләде. Профессор барлык хатын-кызларны да, мөмкинлек булганда, әни булу рәхәтен тоеп калырга ашыгырга өндәде. Әниләргә...

Шалва Амонашвилиның педагогик системасы Украина, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Литва, Эстониядә дә популяр. Профессор күп кенә төбәкләрдә уңышлы эшләп килүче «Тормыш мәктәбе» оешмаларының фәнни җитәкчесе булып тора. Аның бала тәрбияләү системасын Россия Мәгариф министрлыгы да хуплаган һәм гамәли практикада кулланырга кушкан. Профессор, сабыйларны тәрбияләгәндә, гуманлы педагогика кулланырга киңәш итә. Тыю, каеш белән тәрбияләүгә катгый каршы ул. Бу - баланың бәхетен җимерә торган, кешелеклелек сыйфатларын киметә торган алымнар, дип саный. «Баланың йөгерәсе килә икән - йөгерсен, сикерергә телиме - сикерсен. Тыйма. Үзең дә аның белән уйна, шаяр. Баланың балачагы булырга тиеш», - ди Шалва әфәнде. Дөрес, бала ак белән караны аера белергә тиеш. Ярамаганны аңлату да мөһим, ди ул.

Профессор улы - язучы, психолог Паата Амонашвили тамашачыны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Ата-ананы ниләр генә кызыксындырмый: балага дин турында кайчан сөйли башларга, бала белән шөгыльләнергә вакыт калмый, нишләргә, дәү әниләренә никадәр еш кайтарырга һ.б.

Семинарда 300дән артык кеше катнашты. Гаилә белән килүчеләрне, яшь әтиләрне дә күрергә мөмкин иде. Сәгъдиевләр әле яңа гына өйләнешкән.

- Баланы карында чакта ук тәрбияләү методикасы безнең өчен аеруча да кызыклы булды, үзебез өчен күп файдалы мәгълүмат алдык, - ди алар.
Илгизә Низамовага исә профессорның күп нәрсәне дин бе­лән бәйләп аңлатуы ошаган.
- Күп нәрсә фәндә дә ислам тәгълиматларына туры килә. Үзебезнең туры юлда икәнлегебезгә, исламның дөрес дин икәнлегенә тагын бер кат инанабыз, баланы Коръән буенча тәрбияләү яхшыга китерәчәк, - ди ул.

Семинар азагында, катнашучыларга Татарстанда мәгарифне үстерү институтыннан сертификатлар бирелде.
Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр:


- Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә - башка тормыш. Балалар өчен син - көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә.

- Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-­әниләрдән күпкә тәҗ­рибәлерәк, шуңа да балагызны әби-бабайлары белән ешрак аралаштырыгыз.

- Балаларны чагыштырмагыз.

- Бала көндәлек эшләрдә катнашсын. Әти кеше машина тәгәрмәчен алыштырамы? Улы янәшәдә басып торсын.

- Баланы тәрбияләү авырга узганчы башлана. Акыллы, матур балалар турында хыялланыгыз. Уй-фикерләр тормышка ашарга сәләтле.

- Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк. Бала - Ходайдан бирелгән бүләк, аны яратыгыз.

- Баланың күзенә карап, ихлас сөйләшегез.

- Баланы «бишле»гә укыганы өчен генә яратырга, «икеле»гә укыганы өчен генә күралмаска мөмкин түгел. Шулай икән, бу - зур фаҗига. Тормышта аралаша да белмәгән «отличникларны», «кеше» исеменә лаек булган «икеле капчыкларын» да күргәнем булды. Тормыш һәркемгә үзе бәя куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading