16+

Шатлык гормоннары артыннан сәфәр

Күңелдә йөрткән бер теләк үтәлде - Мари Илендәге тәм-том фабрикасын күреп кайту насыйп булды. Иң элек аларның ризыклары җәлеп иткән иде: үзе тәмле, күрер күзгә күркәм, күчтәнәчкә тотып барыйм дисәң дә уңайлы. Казандагы күргәзмә-ярминкәләрдә алар алып килгән товарларын беренчеләрдән булып сатып бетерәләр, сатып алучылар чират тора, соңарганнарга җитми дә кала.

Шатлык гормоннары артыннан сәфәр

Күңелдә йөрткән бер теләк үтәлде - Мари Илендәге тәм-том фабрикасын күреп кайту насыйп булды. Иң элек аларның ризыклары җәлеп иткән иде: үзе тәмле, күрер күзгә күркәм, күчтәнәчкә тотып барыйм дисәң дә уңайлы. Казандагы күргәзмә-ярминкәләрдә алар алып килгән товарларын беренчеләрдән булып сатып бетерәләр, сатып алучылар чират тора, соңарганнарга җитми дә кала.

Зур колачлы бу фабриканың Мари Иленең бер бистәсендә икәнлеген белгәч, барып кайту теләге туган иде, хуҗасының татар кешесе икәнлеген белгәч, бу теләк бермә-бер артты. Красногорск бистәсендә урнашкан «Вкуснотеевъ» кондитер ризыклар җитештерүче компаниянең директоры Фәрид Шагеев янына бик якын танышыбыз янына баргандай килеп кердек. Ялгышмаганбыз да, Фәрид Габделхак улы, Казаныбыздагы бик күп яшь эшмәкәрләрдән аермалы буларак, татарча да сөйләшә торган ачык йөзле мөселман кешесе булып чыкты. Югыйсә, ул да рус мәктәбен тәмамлаган, күпчелекне тәшкил иткән мари һәм рус милләт вәкилләре арасында яши. «Өлкәннәр белән ешрак аралашкангамы, ислам кануннары буенча яши башлагач, татар телен яхшырак белә башладым», - ди ул. Казан авиация институтын тәмамлагач, егетне язмыш әнисе 20 ел хезмәт куйган комбинатка бәйләгән. 2003 елда ул шуның базасында «Вкуснотеевъ» компаниясен оештырып җибәргән. Бүген биредә 160 кеше хезмәт куя. Күп төрдәге печеньелар, көньяк тәм-томнары, пироженоелар һәм тортлар җитештерәләр биредә. Соңгы вакытта өй токмачының да берничә төрен әзерли башлаганнар. Аны йомырка белән үзләре ясый, шуңа күрә, сатып алучылар бик ярата. «Вкуснотеевъ» компаниясе ризыклары хәләл ярлыгы белән чыгарыла.
- Ни өчен хәләл ризыклар? Сатып алучыларны җәлеп итнең бер чарасымы, әллә бу үзегез өчен мөһимме? - дип сорыйм Фәрид Габделхаковичтан.
- Ислам дине турында мин иң беренче тапкыр 2002 елда, улыма исем кушканда уйлана башладым: без җиргә нигә киләбез, балалар үстерәбез? Аннан соң, Коръәнне укып чыктым һәм ислам кануннары буенча яши башладым. Мөселман кешесе буларак, ризыкларыбызның хәләл булуы иң элек үзем өчен мөһим. Сатып алучыларыбызның географиясе бик киң, шуңа күрә, кемнәр өчендер хәләл ярлыгы чиста ризыкны аңлатса, икенчеләргә ул - зарарсыз, куркынычсыз дигән сүз. Без экологик чиста, натураль продуктлар гына кулланабыз. Кайчакта бу аның бәясен арттыра, ләкин сәламәтлеген кайгырткан һәркем аңлый - сыйфатлы ризык үзен һәрчак аклый.
- Сезнең фабрика зур шәһәрләрдән ерак, сатып алучыларны каян табасыз? Үзегезнең кибетләрегез бармы?
- Кибетләребез юк, компаниянең төп клиентлары - күпләп сатып алучылар, зур фирмалар. Ризыкларыбыз Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Архангельск, Волгоград, Ульяновск, Самара һәм тагын бик күп тарафларга тарала. Партнерлар белән күргәзмәләрдә, эшлекле очрашуларда танышабыз. Менә әле дә Мәскәүдә булачак зур « ПРОДЭКСПО-2014» күргәзмәсенә әзерләнәбез. Кайбер төр ризыкларыбыз «Россиянең иң яхшы 100 товары» рәтендә.
Тәм-томнарны җитештергәндә, ел фасылларына да игътибар итәләр икән. Әлеге очракта ризыкны бозмыйча саклау гына күздә тотылмый, ә сатып алучыларның ихтыяҗына өстенлек бирелә. Менә шулай без җәен - бер, кышын икенче төрле печенье-конфет ашыйбыз икән. Җитештерүчеләр исә безнең бар көйсезлекне да белә! Тәм-томны барыбыз да ярата инде. Симерәбез, тазарабыз, дигән туташ-ханымнар да, кәефләре төшкәндә: «Әй, тазармагаем ла», - дип, барысына кул селтәп, үзләрен сыйлыйлар һәм дөрес эшлиләр. Фән эшлеклеләре исбатлаган, тәм-том ашау организмда эндорфин - шатлык гормоннары эшләп чыгара. Диета, гадәттә, дүшәмбедән башлана, димәк, аңа кадәр чәйләп алсаң да була, үземә дә эндорфин җитеп бетми, ахрысы…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading