2021 елның август аенда узган авыл хуҗалыгы микроисәбе нәтиҗәләре билгеле. Анда барысы 17 миллион авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашкан.
Росстат җитәкчесе урынбасары Игорь Васильев ассызыклап узганча, әлеге чараның төп максаты – агротармактагы структур үзгәрешләр турында статистик мәгълүмат туплау.
– Бу тармакта вазгыять динамикалы рәвештә үзгәреп тора. Яңа технологияләр кертелә бара һәм алар агросекторның ресурс потенциалына да тәэсир итә. Җитештерү динамикасын күзәтеп барып, яңа ярдәм чараларын булдырырга яки аларга төзәтмәләр кертергә була, – диде ул ТАСС матбугат үзәгендә булган очрашуда.
Росстат китергән мәгълүматларга караганда, биш ел эчендә агротармак җитди структур үзгәреш кичергән. 2016 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең гомуми саны кими бара. Саннар телендә әйткәндә – 14 процентка. Кимү фонында исә аларның эре хуҗалыкларга әверелүе сизелә. Ягъни мәсәлән кечкенә генә авыл хуҗалыгы предприятиесе кредитлар яки грантлар, йә булмаса үз көче белән үсә һәм исәпкә алганда ул үзен эре предприятие буларак күрсәтә.
Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут әйтүенчә, эре хуҗалыклар саны арткач, аларның тотрыклы үсешен булдыру өчен, ярдәм суммасын арттыру мөмкинлеген карарга кирәк булачак.
Илдә барысы 31 000 авыл хуҗалыгы оешмасы исәпләнә. 118 мең крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр. 16,2 миллион шәхси хуҗалык. Россиядә 16,2 миллион хуҗалык теркәлгән. Уртача бер хуҗалыкка 5 мөгезле эре терлек, 3 сыер, 3 дуңгыз, 25 кош туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар