16+

«Шәһри Казан» «бала»сының 80 мең укучысы бар

Әле күптән түгел генә дөнья күрә башлаган «Атна вакыйгалары» газетасы - Татарстанның чит төбәкләргә күчтәнәче. Республикадан читтәге милли мохиткә сусаган татарлар өчен чыга башлаган әлеге газета «Шәһри Казан» редакциясендә әзерләнә. «Атна вакыйгалары» нәрсә турында? «Шәһри Казан» тагын бер газетаны чыгарырга ничек өлгерә? Болар хакында аның баш мөхәррире ТРның атказанган мәдәният...

«Шәһри Казан» «бала»сының 80 мең укучысы бар

Әле күптән түгел генә дөнья күрә башлаган «Атна вакыйгалары» газетасы - Татарстанның чит төбәкләргә күчтәнәче. Республикадан читтәге милли мохиткә сусаган татарлар өчен чыга башлаган әлеге газета «Шәһри Казан» редакциясендә әзерләнә. «Атна вакыйгалары» нәрсә турында? «Шәһри Казан» тагын бер газетаны чыгарырга ничек өлгерә? Болар хакында аның баш мөхәррире ТРның атказанган мәдәният...


- Мансур әфәнде, Сезгә «Атна вакыйгалары» газетасын чыгару эше дә йөкләнде. Ике газетаны җитәкләве ничегрәк?
- Атнасына 44 полоса булып чыга торган көндәлек газета өчен аена янә бер 8 полосалы газетаны чыгару уен эш түгел. Атналык газета ул шундый әйбер, шуңа да без көн саен җиң сызганып эшләргә гадәтләнгән.
- «Атна вакыйгалары» турында тулырак сөйләп китсәгез иде. Ул ничек барлыкка килде.
- Соңгы вакытларда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан күп ярдәм күрсәтелә. Татарларны берләштерә торган татар сайтлары эшләнә, чит төбәктәге татарлар өчен берничә газета нәшер ителә. Чит төбәкләрдә басыла торган татар газеталарының баш мөхәррирләре инде күптән Татарстан тормышын яктырткан газетаны үз матбугатларында кушымта итеп күрергә телиләр иде. Бу теләкләрен алар «Татмедиа» җитәкчелегенә дә белдерделәр. Җитәкчелек исә аларның гозерләрен хөкүмәткә җиткерде. Нәтиҗәдә «Атна вакыйгалары» газетасы барлыкка килде.
- Чит төбәктәге татарлар өчен газеталар басыла иде инде. «Атна вакыйгалары» алардан аерыламы?
- Әйе, «Атна вакыйгалары» 20ләп төбәктә дөнья күрә. Һәр төбәкнең үзендә чыга торган газетасына кушымта буларак басылып килгәнгә, аның үз укучысы бар. Газетаның тиражы бүген 80 меңгә якын. «Атна вакыйгалары»ның әһәмияте бик зур, әлегә без аны бәяләп кенә бетерә алмыйбыз. Киләчәктә республикадан читтә яшәүче татарларны берләштерүдә, телне, милләтне саклап калуда газетаның өлеше зур булыр дип уйлыйм.
- Ә ни өчен аена бер тапкыр чыга торган газета «Атна вакыйгалары» дип атала?
- Кайбер җирле газеталар аена бер генә тапкыр басылганга, кушымтаны да аена бер тапкыр әзерләргә туры килә. Ләкин Татарстан хөкүмәте бу эшне үз контроленә алды. Киләчәктә ул атна саен да чыгарга мөмкин. Чит төбәктәге татарларга хезмәт итү буенча «Яңа Гасыр» каналы белән бер баскычка басарбыз, мөгаен.
- «Атна вакыйгалары» нәрсә турында яза?
- Укучыларыбыз өчен кызыклы, мәгълүматлы, файдалы газета әзерләргә тырышабыз. Сан арты сан чыккан саен, моның шактый җаваплы эш икәненә төшенәсең, сәяси ягы да бар. Һәр якны үлчәп эш итәргә туры килә. Татарстанның максаты изге - Казандагы үзгәрешләрне - Универсиада уңаеннан төрле объектлар ачылу, метро төзелеше һ.б. милләттәшләребез белеп барырга тиеш. Күпләр Казанга килә алмый бит. Укучы яратып укый торган милли-мәдәни темаларга, икътисад яңалыкларына урын бирелә. Тарихи темаларга язмалар, спорт, милләттәшләребез тормышы да яктыртыла.
- Өстәмә газета әзерләү «Шәһри Казан»ның сыйфатына тискәре йогынты ясамасмы соң?
- Киресенчә, даирәбезне генә киңәйтә. «Шәһри Казан»ның Россиягә таралу мөмкинлеге юк бит, «Атна вакыйгалары» аша үзебезнең сайтыбызны да пропагандалыйбыз. «Атна вакыйгалары» «ШК»ның «бала»сы кебек. Милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез дип ышанам. Шуңа да безнең өчен әлеге газетаны әзерләү рәхәтлек бирә. Коллектив талантлы, тәҗрибәле. Аннары аны без генә әзерләмибез. Газета Татарстанда чыга торган башка басмалардагы язмалардан да туплана. «Атна вакыйгалары» аша чит төбәкләр белән дуслык җепләре сузылыр, бу газета барыбызны да берләштерер дип уйлыйм. Әле газетаның бишенче генә саны әзерләнеп ятса да, редакциягә Самара, Екатеринбург, Башкортстаннан хатлар килә башлады инде. Димәк, эш нәтиҗәле...
PS. Үзе дә берничә ел Төмән өлкәсендә эшләп, яшәп алган, чит төбәктәге татарларның тормышын, кызыксынуларын күзаллаган, журналистика өлкәсендә үз урыны булган, сайлаган һөнәренә тугры калган, җитәкчелек итү, оештыру сәләтенә ия Мансур Газизҗан улы Мортазинның тәҗрибәсенә шикләнерлек түгел. Үз эшенең остасы булганга, аңа шундый җаваплы эшне ышанып тапшырганнар да. «Шәһри Казан»га да Мансур Газизҗан улы яңа сулыш өрде, хәзер дә газета бер урында тормый, заман, чор таләп иткәнчә, гел үзгәрә, камилләшә, яңа рубрикалар барлыкка килә. Укучыларыбыз саны артуы да сөендерә. Газетаның гел алга омтылышында, әлбәттә, акыллы җитәкченең роле зур. Алга карап эш итә, коллективны туплый белә торган мөхәрриребез булу белән без бик бәхетле. Мансур әфәндене һәр кешегә игътибарлы, сабыр, гадел, тырыш булуы өчен барыбыз да хөрмәт итә...
Ә бүген баш мөхәрриребез үзенең 45 яшьлек туган көнен билгеләп уза. Хөрмәтле Мансур Газизҗанович! Редакция коллективы Сезне чын күңелдән шушы бәйрәмегез белән тәбрик итә. Иҗатыгызда яңа үрләр, гаиләгездә иминлек, нык сәламәтлек телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading