16+

“Шәһри Казан” газетасы редакциясендә 2023 ел Хатлар елы дип игълан ителә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа 2023 елга аяк бастык. Димәк, безнең алда яңа чор! Әйдәгез, быел тормышыбызның уңа төшкән төсләренә гамле ямь бирик әле – дөньясын смс, ммс һәм электрон хатлар иңләгәндә, элеккеге матур гадәтебезне – кәгазь хатлар язу традициясен кире кайтарыйк.

Элек бит килгән хатларны кат-кат тәмләп укый идек, хәтерегездәме? Маркалы конверттан килеп чыккан кош теле кадәрле генә кәгазьнең ерак араларны үтүе, кызыклы яңалыклар алып килүе ничек тансык иде! Шуның өчен дә ядкәрь итеп саклый идек, исегездәме?

Әйе, заман үзгәрде, ләкин күңелләр күшекмәде! Йомылмадык бит. Аралашыр өчен мәйдан бар – “Шәһри Казан” газетасы 2023 елны Хатлар елы буларак игълан итә. Кайчагында тынычлыгыңны җуйган уйларыңнан арынасы, йөрәгеңне тырнаган борчуларны җиңеләйтәсе, шатлык-сөенечләрең белән дә бүлешәсе килә. Ә без сезгә сердәш булырга әзер! Алай гына да түгел, уй-фикерләрегезне ишеттерәсегез килсә, гозерегез булса, сорау туса, йомышыгыз чыкса, ярдәм кирәксә дә безгә языгыз!

Каләм тибрәтүче дусларыбыздан катлаулы һәм авыр язмыш ияләре, хезмәт сөюче авыл кешеләре, кызыклы кәсепчеләр турында да язмалар көтәбез. Сездән килгән һәр сүзгә сөенәбез! Әле бүләкләр дә әзерләдек! Ел дәвамында иң күп хат язучы укучыларыбызны 2023 елның декабрь ае азагында акчалата премияләр көтә. Монысы – каләмгә эш “йөкләр” өчен кызыксындыру чарасы. 
Киттек! Сездән – хатлар, бездән – бүләк!
Безнең адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы 2нче йорт, а/я 220. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading