16+

«Шәһри Казан» газетасының элеккеге журналисты Наил абый Ганиевка 80 яшь тулды

Эш белән маташып, тыныч кына уздырып та җибәргәнбез: "Шәһри Казан" газетасының элеккеге журналисты Наил абый Ганиев 22 февраль көнне 80 яшен тутырып та куйган. Заманында Актаныш районының Пучы авылында Сабантуй батыры калган Наил абый гомере буена көрәшче рухын сүрелдерми.

- Казанга 1962 елда килдем, хезмәт юлымны телерадиокомитетта хәбәрче булып башладым. Республикадагы заводларны, төзелешләрне, колхоз һәм совхозларны иңләдек. Эш кешесен олыладык. Үзем дә "СССРның радио-телевидение отличнигы" исеме алдым, "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләндем,- дип искә төшерә хәзер үзн узган хезмәт юлын матбугат ветераны.

"Шәһри Казан" газетасы редакциясендә эшләгән еллары да хатирәләргә бай.

- Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендә 1990 елда оешты гәҗит. Милли рухлы булуы белән татар халкының абруен яулады. Илдә икътисади кризис барган чорлар иде ул. Бер заман газета басарга кагәзь бетте. Россияне аркылыга-буйга чабып, әллә ничә заводка керсәм, кердем, әмма кәгазь барыбер таптым,- ди, горурланып.

Шәһәр хуҗалыгы бүлегендә эшләгәнлектән, Казан турында йөзләгән мәкалә язды ул.

- Матбугат хәбәрләре белән танышып торам, Казанның үсешенә, ирешкән уңышларына куанам, - ди Наил Ганиев.

Каләмдәшебезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading