16+

Шәймиев күкрәгендә – яңа орден

Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Дуслык» ордены тапшырылды. Республиканың бу яңа дәүләт бүләге быел апрель аенда гамәлгә куелды. 19 августта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың халыкара абруен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга, торгызуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне, актив...

Шәймиев күкрәгендә – яңа орден

Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Дуслык» ордены тапшырылды. Республиканың бу яңа дәүләт бүләге быел апрель аенда гамәлгә куелды. 19 августта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың халыкара абруен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга, торгызуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне, актив...

Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Дуслык» ордены тапшырылды. Республиканың бу яңа дәүләт бүләге быел апрель аенда гамәлгә куелды.

19 августта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың халыкара абруен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга, торгызуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, «Дуслык» ордены белән Минтимер Шәймиевне бүләкләү турындагы Указ имзалады. Бүләк Рөстәм Миңнеханов Президент вазифасына керешкән көнне тапшырылды.

- Бүген Кремльдә бу бүләкне тапшыруым белән горурланам. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улының Татарстан Автономияле Республикасы, Татарстан Республикасы үсешенә, тулаем Россия дәүләтчелеген ныгытуга керткән өлеше турында сөйләп тору кирәкмидер. Ул - иң абруйлы сәясәтчеләрнең берсе. Без үзебезнең остазыбыз белән горурланабыз. Ул бүген безнең эшкә күп уңай нәрсәләр кертә. Әле кайчан гына Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе турында хыяллана гына идек. Аннан соңгы этап - Зөя, башка планнар да бар. Шуңа күрә, Минтимер Шәрип улы, мин Сезгә барлык башкарган һәм башкарачак хезмәтләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без Сезгә таянабыз, һәрвакыт Сезнең белән киңәшләшәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.


(Фото: realnoevremya.ru)

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миң­нехановка югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм аны Татарстан Президенты вазифаларына керешүе белән котлады.

- Дуслык, тынычлык һәм татулык, үзара аңлашу - кичә дә, бүген дә һәм киләчәктә дә иң кыйммәтле нәрсәләр. Без елдан-ел белемлерәк була барабыз кебек, тормышыбызга технологияләр керә, без барыбер дуслыкка, үзара аңлашуга мохтаҗ. Бу мәңгелек нәрсәләр һәм без республикада шундый орденны гамәлгә куйдык. Без моның кадерен белергә һәм гасырлар түреннән килгән бу нәрсәләрнең асылын киләчәккә дә илтеп җиткерергә тиеш, - диде Минтимер Шәймиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading