16+

Сигез ел ашамый торсаң, фатирлы буласың

Узган ел күп катлы йортлар төзүнең үз бәясе 4-6 процентка арткан. Ә фатир бәяләре 21 процентка күтәрелгән. ДОМ.РФ шундый саннар китерә. Бу төзелеш материалларына бәя арту белән аңлатыла. 

Сигез ел ашамый торсаң, фатирлы буласың

Узган ел күп катлы йортлар төзүнең үз бәясе 4-6 процентка арткан. Ә фатир бәяләре 21 процентка күтәрелгән. ДОМ.РФ шундый саннар китерә. Бу төзелеш материалларына бәя арту белән аңлатыла. 

Йорт төзүчеләрнең аппетиты зур булганга бәяләр тагын да югарырак сикерә.

Шул ук вакытта яңа төзелеп килгән йортлардагы фатирларга бәяләр үсеше акрынайган, монысы сатылмаган торак күләме арту белән бәйле. Ел нәтиҗәсе буенча, яңа фатирларга ихтыяҗ, 2021 ел белән чагыштырганда, 20 процентка кимегән. Белгечләр санап чыгаруынча, икенчел торакка да бәяләр төшкән – 20 процентка. 

Популярлыгын югалтты
Риелтор Ләйсән Гыйләҗиева бу саннар белән өлешчә генә килешә. Аның фикеренчә, яңа төзелә торган йортларда фатир бәяләре 21 генә процентка артмаган, күбрәк булырга тиеш. Һәм икенчесе – бәя арту төзелеш материаллары кыйммәтләнү белән генә дә бәйле түгел дип саный ул.

– Нигездә ул йорт төзүчеләрнең аппетиты зур булганга гына артты. Ташламалы ипотека программасы башлангач, бу мөмкинлектән файдаланып калып, фатир алырга теләүчеләрнең саны кискен артты. Моны күреп, 2008 елда Америкада булган сценарий бездә дә кабатланмасмы дип уйладым. Аны тарихта “ипотека куыгы” дип атадылар. Процент ставкасы төшкәч, кредит алу мөмкинлеге арта һәм шуның белән кредит алучыларның саны ишәя. Әмма Америка халкы, арзанлы кредит җыеп, соңрак түли алмауларын аңлады. Финанс оешмалары да, мөмкин булган куркынычлар турында белсәләр дә, моннан файдаланып калырга ашыкты. Шуның белән торак базары ишелеп төште. Ә бездә Үзәк банк моны үз вакытында булдырмый калды, ипотека ставкалары артты. Тик йорт төзүчеләр, ихтыяҗ артуын күреп, бәяне арттырырга өлгерде. Шуңа да монда төзелеш материалларының бәясе күтәрелү генә роль уйнаган дип әйтеп булмый. Хәзер ташламалы ипотека программасыннан файдаланучылар азрак, чөнки аның ставкасы 8 процентка кадәр күтәрелде (элек 7 процентка кадәр иде – Авт). Шунысы да бар: фатирны йорт төзелешенең нигез чокыры этабында алган очракта, ул отышлы иде, хәзер бу этапта да кыйммәт, – ди риелтор. 

Ташламалы ипотека программасына ихтыяҗ кимүне илнең Төзелеш министрлыгы да сизгән. Узган елның феврале белән чагыштырганда, быелның шул ук аенда бу төр ипотеканы рәсмиләшетрүчеләр 15 процентка кимегән. Шуны күз уңында тотып, ведомство апрель уртасында ташламалы ипотекага ярдәм итү өчен яңа тәкъдимнәр эшли башларга мөмкин, дип белдергән илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин. 

Кире шәһәргә кайталар
Әгәр дә торак мәсьәләсен кичекмәстән хәл итәргә кирәк икән, фатирны икенчел торактан карагыз, дип киңәш бирә Ләйсән. Аның бәясе төште, реклама бәясендә ул сизелми, ә сатып алу этабында күренә, 500 мең сумга кадәр ташлама ясыйлар, ди ул.

Ә шәхси торакка килгәндә, әгәр дә ул шәһәрдән читтә икән, фатирга караганда аның квадрат метр бәясе чынлап та арзанрак. Шәһәр эчендә исә кыйммәтрәк. Белгеч икенче бер тенденцияне дә атый.

– Пандемия чорында күп кенә гаиләләр фатирларын сатып, шәһәр читендә йорт алды. Бу пандемиядән соң да дәвам итте әле. Ул вакытта ике бүлмәле фатирны сатып, йорт алып була иде. Күпләр шулай эшләде дә. Тик хәзер алар кире Казанга кайта башлады. Берләре йортларын сатып, кабат фатир ала, икенче берләре Казанда өстәмә фатир алып куя. Алар моны балаларны төрле секция-түгәрәкләргә йөртүнең уңайсыз булуы, шәһәр читендә мәктәп, балалар бакчалары һәм юллар булмау белән аңлата. Пенсионерларга яки читтән торып эшләүчеләр өчен генә җайлы ул Казан читендәге йортта яшәү, – ди ул.
“Икенчел торакка фатир бәяләре алга таба да төшәр дип өметләнергә кирәкме?” – дигән сорауга: “Моны фаразлавы авыррак, миңа калса, бәяләр бераз төшәр кебек”, – диде. 

Акчаны җыясы да җыясы
“Ташламалы ипотека” программасыннан кулланучы гаиләләр саны артып барса да, торак алу мөмкинлеге коэффициенты күрсәткече күчемсез милек сатып алу өчен финанс мөмкинлекләрнең яхшырмавы турында сөйли. Белгечләр уртача керемле өч кешелек гаилә, әгәр бөтен эшләгән акчасын шуңа гына тотса, уртача бәядәге 54 квадрат метр мәйданлы фатир өчен акчаны ничә ел эчендә җыя алуын исәпләгән. “Шәһәр икътисады институты” фонды мәгълүматлары буенча, бу вакыт Россия буенча уртача 2008 елдан 2018 елга кадәр кимегән – 5,3 елдан 3,2 гә кадәр. Әмма аннары ул үсә башлаган һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча 3,6га кадәр арткан. Фондның вице-президенты Татьяна Полиди сүзләренчә, торак алу мөмкинлеге кимү 2019-2022 еллардагы күчемсез милеккә бәяләр арту белән бәйле. 

Россия Банкының аналитика һәм банк җайга салу департаменты директоры Александр Данилов китергән саннар да игътибарга лаек. 2019 елда беренчел торак алу өчен уртача хезмәт хакын, ашамыйча-эчмичә, 6 ел җыеп барырга туры килсә, хәзер ул 8 елны тәшкил итә. Аның фикеренчә, фатирга бәяләр халыкның кеременә караганда күпкә үсте. Торак базарындагы мондый вазгыятьнең бер сәбәбе дип ул да “Ташламалы ипотека” программасын атый. Нәтиҗәдә торак алу мөмкинлеге кими бара. Бер яктан ипотека ставкасын халык өчен уңайлы итәләр, икенче яктан фатир бәяләре күтәрелә. Акчасы булмаган кешегә моннан бер файда да юк. 

Керемнәрен арттырасылары килә
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, ипотека түләү өчен гаилә кеременең 30 процеттан артыгы китәргә тиеш түгел. Аннан күбрәк булса, гаиләгә авырга туры киләчәк, ди ул.

Фатирга бәяләр артуны Илгизәр Гайнетдинов йорт төзүчеләрнең керем алырга омтылуыннан күрә.
– Бәяләр күтәрелүнең сәбәпләре берничә. Шуның берсе – спекуляция факторы. Хәзер 15-20 процент түгел, 150 процент табыш алырга күнектеләр. Монополиягә каршы хезмәтнең эшләп җиткермәве бу. Бәяләр арту нигезлеме-юкмы икәнен контрольдә тотучы юк, – ди ул. 

Төзелеш материалларының бәяләренә килгәндә, моны хөкүмәт йөгәнләргә тиеш дигән фикердә.
– Төзелеш материалларына бәяләрне киметү өчен төзелеш материаллары җитештергәндә электр энергиясе, газ куллануга да ташламалы шартлар тудырырга кирәк. Аннары транспорт хезмәте дә югары. Советлар чорында һәр район җирендә кирпеч заводлары бар иде. Ә хәзер алар аз калды. Кирпечне икенче бер районга алып бару шул ук транспорт чыгымнарын таләп итә. Менә шулар белән зур бәя барлыкка килә. Әле тагын санкцияләр дигән сылтау белән дә бәяләрне күтәрәләр. Югыйсә шул ук кирпеч, цемент үзебездә җиештерелә. Бу өлкәдә дә контроль юк, – ди Илгизәр Гайнетдинов. 

Җиһазы белән бергә 
 Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы яңа төзелә торган йорттан торак сатып алганда фатирга ишек, тәрәзәләр генә түгел, Россиядә җитештерелгән өй җиһазы да куярга планлаштыра. Ведомство моңа кагылышлы тәкъдимнәрне 1 июньгә кадәр формалаштырырга тиеш. Минстрлыктагылар әйтүенчә, бу фатир алганда чыгымнарны киметергә булышачак. 

Икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әлеге тәкъдимне торак сатып алганда чынлап та кызыксындырырлык чара дип бәяли.
– Бер ел элек 94 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирга ремонт ясау якынча 1 миллион сумга төшә иде. Төзелеш материаллары киткән чыгымны да, ремонт ясаучыларга түләнгән акчаны да кертеп. Бер квадрат метрга 10-15 мең сум акча тотылган дигән сүз бу. Төзелеш оешмалары бер типтагы мебельгә күпләп заказ биргәндә ул арзанракка төшә. Шуның белән халыкка да очсызракка чыгар дип өметләнергә була. Әмма квадрат метрга бәяләрне арттырасы булмасалар гына, – ди ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    8 ел ашамый эчми жыеп 5 млн квартира очен 52100 сум кулга зарплата алырга кирэк була тугелме сон ул, беренчел дип язылган язылуын, нинди икэне ачык тугел, бик иске квартира очен ахрысы,8 ел

    Мөһим

    loading