16+

Синоптиклар июльнең гадәттәгедән эссерәк булуын фаразлый

Синоптиклар июльнең гадәттәгедән эссерәк булуын фаразлый

Шомырт чәчәк атканда салкын була, дигән борынгылар. Быел исә салкын көннәр май буе дәвам итә. Җәйне кайчан көтәргә? "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә синоптиклар һава торышы турында фаразлары белән уртаклашты.

Белгечләр уздырган тәҗрибәләр күрсәткәнчә, һәр 30 ел саен һава торышының җылынуын күзәтергә була. Тик бу сөенерлек сәбәп түгел, ди синоптиклар.
Аномаль һава температурасы үз чиратында көтелмәгән тискәре күренешләр китереп чыгара: буран, көчле яшенле яңгырлар, тайфуннар булырга мөмкин. Шуңа да климатик норма сакланса яхшы, - ди Казан Федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев. Быел май аендагы һава температурасы климатик нормадан түбән. Галим әйтүенчә, хәзерге вакытта уртача һава температурасы 13 градус тирәсе булырга тиеш. Әмма, әлегә көндезләрен генә азрак җылыта. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь фаразлавынча, бүген 23 май көнне туфракта кырау төшәргә мөмкин, һава температурасының төнлә өч градуска кадәр суытуы көтелә. Көндез дә җылы дип булмый. Температура 9-15 градус.

Халык аптырашта. Һава торшының кинәт үзгәреп торуы нәрсәгә бәйле? Махсус шул максатларда Россиядә климатик атналар уздырырга булганнар. Шундый атналык чаралар кичә Татарстанда башланып китте.

- Халык өчен һава торышының үзгәрешенә кагылышлы лекцияләр узачак, гидрометеорология станциясенә экскурсия уздыру да күздә тотыла. Атналык барышында авыл хуҗалыгы белгечләре, бакчачылар һәм башкалар синоптиклар белән элемтәгә чыга ала. Бу күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк,- ди Казан федераль университетының экология һәм география институты директоры Светлана Селивановская.

Күпләрне кызыксындырган "көннәр җылытамы?" дигән сорауга синоптиклар төгәл генә җавап бирә алмадылар. Фаразлар буенча, июньдәге һава торышы нормага якын, ә июль гадәттәгедән җылырак килергә тиеш кебек. Әмма, алдан фаразлаулар бары 67 процентка гына туры килә, ди белгечләр. Ничек кенә булмасын, әле җәй килмәде.

"Урамда уртача һава торышы 15 градус җылы күзәтелгәндә генә чын җәй турында сөйләргә була. Әлегә салкынча",- ди Феликс Гоголь. Хәер, атна урталарында җылыта башлар кебек. Синоптиклар әйтүенчә, 24 май көнне 16-21, 25 майда 17-22 градус җылы көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар явуы да ихтимал.

Синоптиклар үзләре сынамышларга ышанып бетмәсәләр дә, аларга игътибар итәргә кирәк дип саный. Баксаң, хәзерге салкыннарның да уңай ягы бар икән. Май суык булса - икмәк уңа, ди халык әйтеме. Сынап карыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading