16+

Сәламәтлек көне белән!

7 апрельдә Бөтендөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлек көне белән!

7 апрельдә Бөтендөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

1948 елның нәкъ менә шушы көнендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Уставы гамәлгә керә. Сәламәтлек көнен 1950 елдан бирле үткәрә башлыйлар. Быел әлеге көндә төп игътибар сәламәт картаюга юнәлдереләчәк. Ныклы сәламәтлек гомер озынлыгын арттырып кына калмый, ә өлкән яшьтә булуга карамастан, әби-бабайларыбызга җәмгыять тормышында актив катнашырга да мөмкинлек бирә. Шунысы сөенечле: соңгы вакытта Җир шарында уртача гомер озынлыгы арта бара. 2050 елларга 60 яшьлек һәм аннан да олырак кешеләрнең саны 3 тапкырга күбәячәк дип фаразлана.
Сүз уңаеннан, Дания табиблары бер ачыш ясаган: озак яшәр өчен велосипедта йөрергә кирәк, ди алар. Әмма әкрен генә йөрүнең файдасы әллә ни күп булмас, ә менә көчле тизлек белән велосипедта йөрү гомер озынлыгын арттыра. Даниялеләр 5 меңгә якын хатын-кыз һәм ир-атны 18 ел дәвамында күзәткән. Велосипедта югары тизлектә җилдерүчеләр, чыннан да, үзләрен күпкә яхшырак хис иткән, күп авырулар аларны читләтеп үткән. Ә нинди тизлектә йөрү велосипедта йөрүченең бары үзеннән генә тора. Димәк, барыбыз да велосипедка утырабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading