Арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә, диләр. Киләсе елның җәендә узачак III Халыкара уку-укыту форумына әзерлекне дә «Сәләт» яшьләр берләшмәсе хәзердән үк башлап җибәргән. Дөресрәге, эш көз көне үк башланган инде. Башта быелгы җәйгә нәтиҗәләр ясау, уңышларны һәм уңышсызлыкларны барлау белән мәшгуль булсалар, хәзер яңа план-идеяләр белән янып йөргән көннәре.
Тыгыз эш графигында вакыт табып, «Сәләт» иҗтимагый оешмасы директоры, танылган галим һәм педагог, профессор, шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов белән киләсе елгы форумга әзерлек, юбилей һәм чит төбәкләрдәге дуслар хакында сөйләштек.
- Җәүдәт әфәнде, җәй буе берничә төрле юнәлештә эш алып барганнан соң, кыш көне «Сәләт» рәхәтләнеп йоклыйдыр инде, дигән идем...
- «Сәләт»нең эше ел дәвамында гөрли. Җәен генә түгел, кышын да эшчәнлеген туктатмый торган проектларыбыз шактый. Әйтик, «Фәнсар» читтән торып уку-укыту үзәге. 9-11 нче сыйныф укучылары, язгы һәм көзге каникулда җыелып, математика, информатика, инглиз һәм татар телләре, журналистика кебек фәннәр буенча белемнәрен арттыра. Ә кышын белем алуны Интернет аша дәвам итәләр. Икенче юнәлеш әйдаманнар әзерләүгә бәйле. «Әйдаманнар мәктәбе» кыш көне теория белән ныклап шөгыльләнә. Анда даими рәвештә 40ка якын кеше йөри. Алар каникул вакытында республика күләмендә уздырыла торган «Әйдаманнар конкурс мәктәбе»ндә катнашалар. Анда җиңүчегә Россия Президенты стипендиясе бирелә. Шулай ук «Сәләт клубы»ның эшчәнлеге дә тукталмый. Анда төрле проектларда актив эш алып барган студентлар һәм мәктәп балалары җыела. Актив эшләп тора торган тагын бер юнәлеш - «Сәләт» ШТК Лигасы». Хәзер «Сәләт» бинасында аларның репетицияләре уза. Күптән түгел Бикмуллин фестивале үтте. Аңа әзерлек тә төп йортыбызда барды. Кыскасы, «Сәләт» мәш килә, аның һәр квадрат метры тыгыз кулланылышта.
- Җәйгә әзерләнә башладык, дидегез. Ул әзерлек кысаларында ниләр эшләнә?
- Гыйнварда интеллектуаль марафон ачып җибәрергә ниятләп торабыз. Ул, төрле район-авыл мәктәпләренә барып, укучыларга «Сәләт» турында сөйләп, аларны җәйге аланнарда катнаштыруны күз алдында тотачак.
Аннан соң алдыбызда тагын бер зур бурыч тора. Киләсе елга «Сәләт»кә 20 яшь тула. Шул уңайдан, киләсе ел дәвамында төрле чаралар уздырырга уйлыйбыз. Әйтик, быел 17 җәйге алан эшләсә, киләсе җәйгә аларның санын 20гә җиткерергә телибез. Моның өчен дә кышын ук хәстәрлек күрә башларга кирәк.
- Быелгы форумнан соң нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Халыкара чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Аның тарафыннан сезгә нинди дә булса бурычлар куелдымы?
- Форум «Сәләт»нең шундый зур эш башкарырга әзерлеген күрсәтте. Чарадан соң, Президент алдыбызга зур мәсьәләләр куйды. Беренчедән, «Сәләт»нең сыйфатын төшермәскә, эчтән ныгый барырга, һәм иң мөһиме - милли йөзне югалтмаска. «Сәләт»кә үз эчендә генә кайнамаска, башка оешмалар белән дә элемтәдә торырга, аларга да проектларда катнашырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Президент әйтүенчә, «Сәләт» аша ел дәвамында 80-100 меңгә кадәр бала үтәргә тиеш. Әлегә оешма эшчәнлегендә елына 8-10 мең бала катнаша. Президентның кушуы буенча, һәр районда «Сәләт» үзәге булдыру һәм мөмкин кадәр һәр мәктәпкә үтеп керү мәслихәт. Без аның программасын төзедек, концепциясен Президентка күрсәттек. Ул аны раслады, раславы хакында форумда балалар алдында әйтте. Премьер-министр каршында программаны тәкъдим иттек. Илдар Халиков та, сыйфатны һәм милли йөзегезне югалтмагыз, дип фатиха бирде. Ни кызганыч, финанс министрлыгына калгач, бу программа мөмкинлекләрен тулысынча гамәлгә ашырырлык финанслау тапмады. Әлегә кадәр Президентның да, Премьерның да кистереп әйткән сүзе юк. Алар белән сөйләшүләр алып барыла. Нәрсә генә дисәк тә, финанс ярдәменнән башка киңәеп китеп булмый. Шул ук вакытта, бер ел эчендә дистәләгән мең яшь кешене үзебезгә җәлеп итеп, аларда да милли сыйфатлар тудыру җиңел эш түгел. Тора-бара эшләнә торган эш бу. «Сәләт» - мич кебек ул. Өчпочмак белән бәлеш пешереп сыйлау өчен җылыбыз җитә, әмма бөтен йортны җылытырга әлегә көчебездән килми.
- Җәүдәт әфәнде, «Сәләт»нең чит төбәкләр белән мөнәсәбәтләре ничек?
- Чит өлкәләр белән даими элемтәләребез бар. «Сәләт»нең беренче елларыннан ук Чуашия, Удмуртия, Мордовия, Башкортстан, Төмән, Мәскәү, Смоленск, Пермь, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән татар яшьләре җәйге аланнарга килеп торды. Хәзер дә ел саен укыту-сәламәтләндерү аланнарында 10-15 төбәктән балалар катнаша. Чит илләр белән дә дуслыгыбыз бар. Әйтик, Чехия, Төркия, Австралия белән элемтәләр урнаштырдык. Быел Берләшкән Гарәп Әмирлеклекләреннән өч татар егете килде. Алар җәйге аланда укыттылар, балалар белән аралаштылар, Биләрдә үткәрелгән форумда катнаштылар.
Без «Сәләт»нең үзен дә Татарстаннан читкә чыгару ягында. Быел бу эшне башлап җибәрдек. Чуашиянең Батыр районында җәйге алан оештырылды. Алар киләсе елга да бу эшне дәвам итәргә телиләр. Башкортстанда «Кандыркүл» аланы эшләде. Гомумән, кемнәр үз төбәгендә сәләтле татар балаларын туплап, алан оештырып җибәрергә тели - без алар белән. Үз программабызны, әйдаманнарыбызны анда алып барырга әзер. Активлык ике яклы булырга тиеш. Әйткәнемчә, «Сәләт» хезмәттәшлеккә әзер, әмма урындагы активистларның да эш күрсәтүе кирәк. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр Татарстандагы аланнарда да катнаша, теләк булса, үз төбәкләрендә дә «Сәләт»нең бер аланын җәелдереп җибәрү мөмкин.
«Сәләт» ул - ачык оешма, монда мәҗбүр итү дигән нәрсә юк. Бала килә, күрә, катнаша - үзенә файда ала икән, ул «Сәләт» белән дуслыгын дәвам итә, башка җирдә яхшыракны тапса, шунда китә. Яңадан «Сәләт»кә кайтырга тели икән - рәхим итсен, безнең ишекләр һәрвакыт ачык!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар