16+

«Сәмрух» премиясендә җиңүчеләргә бүләккә акчаны халык җыя

“Сәләт” хәрәкәтендә катнашучыларның көтеп алынган вакыйгасы якынлаша. 24 февраль көнне “Пирамида” залында алар арасындагы иң сәләтле яшьләрнең исемнәрен игълан итәчәкләр. Тантаналы чараны онлайн форматта да карап булачак.

«Сәмрух» премиясендә җиңүчеләргә бүләккә акчаны халык җыя

“Сәләт” хәрәкәтендә катнашучыларның көтеп алынган вакыйгасы якынлаша. 24 февраль көнне “Пирамида” залында алар арасындагы иң сәләтле яшьләрнең исемнәрен игълан итәчәкләр. Тантаналы чараны онлайн форматта да карап булачак.

Лагерь сменалары җәй көне генә эшләсә дә, “Сәләт” үзәгендә эш ел дәвамында кайный һәм елга нәтиҗә ясалып, иң актив, иң сәтләтле һәм иң иҗади яшьләр аерым билгеләп үтелә.

Быелгы «Сәмрух» VI Республика премиясендә катрнашучылар унөч номинация буенча көч сынаша. “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итәнчә, «Ел директоры», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел аланы», «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел партнеры, «Сәләт җырлый», «Ел клубы»ннан тыш, тагын бер яңа номинация барлыкка килгән. «Ел инициативасы» номинациясендә уңышка ирешкән иң яхшы проектны билгеләп үтеләчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Сәләт җырлый” номинациясендә катнашучылар өчен социаль челтәрдә дә тавыш биреп була. Анда җәйге аланнарда иҗат ителгән җыр авторлары катнаша. «Ел клубы» номинациясендә районарда һәм чит төбәкләрдәге эшләп килгән клублар көч сынаша. Унөч номинация буенча финалга 64 кеше чыккан.
Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сүзләренчә, җиңүчеләргә бирелә торган премия акчасын махсус платформада җыюны оештырганнар.

- Премиянең күләмен яшьләр үзләре билгеләсен дигән фикергә килеп, махсус платформа булдырдык. Яшьләр, ата-аналар, “Сәләт” белән таныш булган кешеләр акча юллый һәм җыелган сумманы җиңүчеләр арасында тигез итеп бүләбез. Беренче елны 150 мең сум акча җыелды, быел 300 мең сумнан артып китте, - дип сөйләде ул «Сәмрух» VI Республика премиясен тапшыруга багышланган матбугат очрашуында.

Тантаналы чарада “сәләтле”ләр өчен яхшы таныш булган Илназ Сафиуллин, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразыев катнашачак. Калган чыгыш ясаучылар сер булып кала, диде оештыручылар.

Сүз уңаеннан: премия Татарстан «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Премиянең максаты: “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, активистларның, партнерларның, проектлар авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә “Сәләт” хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.
Биш ел дәвамында бүләкләү тантанасында 400 кеше катнашкан, 40ы җиңүче булып танылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading