16+

Солдат боткасы нинди була, яки егетләр нигә спецназда хезмәт итәргә хыяллана?

Хәрби комиссариатта урак өсте сентябрь аеннан декабрь урталарына кадәр дәвам итә. Бүген дә республиканың «Патриот» җыелу пунктында әле уңны-сулны аермаган 83 яшь егет солдат тормышына әзерләнә.

Солдат боткасы нинди була, яки егетләр нигә спецназда хезмәт итәргә хыяллана?

Хәрби комиссариатта урак өсте сентябрь аеннан декабрь урталарына кадәр дәвам итә. Бүген дә республиканың «Патриот» җыелу пунктында әле уңны-сулны аермаган 83 яшь егет солдат тормышына әзерләнә.

Биредә алар якынча өч көн тора, соңыннан исә илебезнең төрле почмакларына хезмәт итәргә таралыша.

Республика егетләренең 75 проценты хәрби хезмәткә яраклы. Быел 4000гә якын егет солдат булачак. Шуларның коры җир гаскәрләренә - 42, хәрби-диңгез флотына - 15, һава-космос гаскәрләренә - 12, стратегик билгеләү буенча ракета гаскәрләренә - 9, милли гвардия гаскәрләренә - 9, Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә - 3, һава-десант гаскәрләренә 2 проценты билгеләнгән.

Казан федераль университетының Ида­рә, икътисад һәм финанс институтын тәмамлаган Алмаз Шәкүров кулына диплом алганчы ук армия хезмәтенә барырга планлаштырган.
- Армиядән курыкмыйм, барысына да әзер мин. Монда килгәч, турникта күтәрелдем, табиблар тикшерүен үттем. Әтием Молдавиядә һава-десант гаскәрләрендә, абыем Казанда спецназда хезмәт итте. Мин дә спецназда. Бүтән частьларга тел-теш тидерәсем килми, ләкин спецназ иң затлысы санала, - диде 21 яшьлек Чүпрәле районы егете.

Солдат ризыгы әчегән кәбестә белән сыек ботка, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми икәнен дә журналистлар үзләре күрде. Аш бүлмәсендә ит белән пешкән бәрәңге шулпасы, дөге, борчаклы аш исе аңкый. Витамин өчен ризыклар янына суган белән кишер салаты да бар. Ике кисәк ипи, ак май, сок, чәй дә солдатлар подносына бик тиз менеп утырды. Егетләрне монда өч тапкыр ашаталар.
- Кишер салатын сарымсак белән бутыйбыз, бу гриппка каршы профилактика. Бүлмәләрдә бактерияләрне үтерә торган махсус вентиляция эшли. Аларның бит авырырга вакытлары юк, илне саклыйсылары бар, - ди Татарстан хәрби комисcариаты гражданнарны хәрби хезмәткә билгеләү бүлеге җитәкчесе Константин Баранов.

Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү бүлмәсендә яңа кием исе аңкый. Солдатларны Казаннан ук кышка әзерләп җибәрәләр. Кирза итек, аяк чолгавы, йөз елга якын солдатларга тугры хезмәт иткән «вещмешок» искелек калдыгы хәзер. Шыгырдап торган яңа сапоги эченнән оекбаш кияләр, ә киемнәрне «Россия армиясе» дип язылган махсус сумкага тутыра замана солдатлары. Гадәти тормыш белән генә түгел, өйдә йөргән киемнәре белән дә монда саубуллаша егетләр. Шушында ук юыну кирәк-яраклары, җылы перчатка, кофта, башмаклар, каеш, шарф һ.б. әйберләр бирәләр. 2007 елдан һәр солдатка бушлай телефон, МТС сим-картасы каралган. Ай саен республика бюджетыннан телефоннан сөйләшү өчен акча күчерелеп тора. Бу елдан солдатның үзенең дә шәхси электрон картасы бар. Монда аның турында булган бар мәгълүмат туп­ланган. Егетләргә махсус картага ай саен ике мең сум күләмендә хезмәт хакы күчерелеп килә. Ата-аналар да улларына кирәк-ярак өчен акчаны шунда күчерә. Һәр хәрби частьта банкомат, буфет бар.

- Көзге чакырылыш план буенча бара. Татарстан егетләре илнең барлык частьларында да хезмәт итә. Күбесе үзәк хәрби округына китә, Ерак Көнчыгыш, Көньяк хәрби округларына да билгеләнүчеләр бар. «Патриот» кебек җыелу пунктлары бүтән бер җирдә дә юк. Биредә егетләр өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Татарстанның Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты «кайнар линия»се - 221-60-06
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы «кайнар линия»се - 264-23-51

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading