16+

Социаль ипотека: фатир чиратында хәрәкәт башланды

Бу көннәрдә социаль ипотека программасы буенча торакка чират торучылар «тәмам котырды». Бу хәлгә Залесный бистәсе ягыннан искән җылы җилләр сәбәпче, анда социаль ипотека йортларыннан «Салават күпере» дип исемләнгән тулы бер шәһәрчек төзеләчәк.

Социаль ипотека: фатир чиратында хәрәкәт башланды

Бу көннәрдә социаль ипотека программасы буенча торакка чират торучылар «тәмам котырды». Бу хәлгә Залесный бистәсе ягыннан искән җылы җилләр сәбәпче, анда социаль ипотека йортларыннан «Салават күпере» дип исемләнгән тулы бер шәһәрчек төзеләчәк.

Бүгенге көндә исә инде ике‑өч елдан бирле чиратта торучыларга күптән көтелгән номерлар бирә башладылар. Дөресрәге, вакытлыча бирелгән номерларын даимигә күчерү килешүе төзү өчен иртә таңнан «Строим будущее» торак кооперативы ишек төбен саклыйлар. Бу алар тиздән банкта счет ачып, алачак фатирлары өчен түләү кертә башлыйлар дигән сүз. Социаль ипотека буенча Четаев урамындагы төп пунктта шул номерны алыр өчен көненә 900әр кеше чиратка тезелә. Мин барган көнне кеше әллә ни күп түгел, бер иллеләп кенә иде.

- Чират бигрәк озын икән монда, - дим.

- Бу чиратмыни әле, менә кичә иде ул. Хәзер җаен таптык, исемлек буенча барабыз, кеше юк икән, узабыз да китәбез. Чираты узган кеше кабат килеп, өр-яңадан языла. Алайса өч көн элек килеп язылып китәләр дә, мин фәләненче идем исемлектә дип, йокылары туйгач киләләр. Без дә көчкә эштән сорап килгән. Исемлеккә язылыгыз, - дип каршы алдылар үземне. Минем инде фатир алган, бары банкка акча түләргә генә килгән кеше булуымны белгәч кенә миңа, «Сез бәхетле икән», дип пичәт сугып, тынычланды хатыннар.

- Документларыгызны кайчан тапшырган идегез соң?
- 2012 елның сентябрендә, хезмәттәшләр үгетли торгач, җыеп тапшырган идем, пенсиягә чыкканчы алып калып буламы-юкмы инде, - ди укытучы булып эшләүче Лилия апа.

Биш ел да дүрт ай көткәннән соң, ниһаять, бу җәйдә кулына фатир ачкычын алган кеше буларак, мин аларны бик аңлыйм, шул ук вакытта кызганып та куям. Алга таба да көтеп, өмет белән яшисе көннәре күп әле. Бу кешеләр килешү төзергә чират торса, әле күптән түгел генә үзебез дә алар кебек чиратта таң аттырган идек. Ким дигәндә унҗиде елга исәпләп бирелә торган түләү кәгазьләрен алырга походка барган кебек, ашарга-эчәргә төяп бардык. Казанда ничә ел яшәп, таң каршылап утырган юк иде, җае чыкты. Тугыздан гына эшли башлый торган оешма ишек төбенә иртәнге дүрттә барып басканда, чиратта 67 нче кеше идек. Баксаң, анда исемлек алдагы көннең киченнән үк төзелә башлаган булган икән. Исемлекне язып утыручы апа эшенә бик җаваплы карый торган кеше булып чыкты, кичке унда утырган урыныннан кузгалмыйча, иртәнге 8 гә кадәр постын калдырмады. Үзе өчен тырышуы булса бер хәл, эскәмиядә кызы хакына төн кунган икән. Улын армиягә озаткан баласын ял иттереп, ашамый-эчми, йокламый, хәтта бәдрәфкә дә бармый түзә алган апага ничек сокланмыйсың. Черкиләрдән һәм иртәнге салкыннан сакланырга одеалын кыстырып килергә башы эшләгән үзенең. Мәрхәмәтле бәндәләр бетмәгән, апаны шул ук чиратта торучы егетләр, термосларда алып килеп, кайнар чәй белән тәэмин итеп торганнар. Берсе иртәнге алтыда килеп, апаның төнне ничек үткәрүен белешеп, термосын алып китте. Төн йокламаган кешегә иң кирәге баш даруы булып чыкты, анысын да табып эчерттек.

Түләү кәгазьләреннән соң ачкыч биргәннәрен, ачкычтан соң салкын су биргәннәрен көтте халык. Хәзер кайнар су бирүләрен һәм лифтны эшләтеп җибәргәнне көтәбез. Икенче катта яшәгәч, үзебезгә лифтның кирәге шулкадәр генә, әмма киртләчләп эшләнгән йортларның иң биек өлеше 19 катлы бит. Карават-шкафларыңны анда кадәр күтәреп ташый башласа-а-а-аң... Әле бишенче каттан өстәгерәкләрнең тәрәзә юу кыенлыгы да калкып чыкты, чөнки балконнары тоташ пыяла. Тыгылып юа башласаң, очып төшүең дә ихтимал. Шөкер, акча дигәндә шайтанга да камыт кидерергә әзер торучылар бар хәзер. Бөтен подъезд идәннәре реклама кәгазьләре белән тулды инде. Акчасын түләсәң, тәрәзәңне дә ялт итеп юып китәләр, люстраңны да элеп бирәләр. Безнең дүрт йорттан торган комплекста яши башлаучыларга «Оста барда кулың тый» дигән әйтемгә таянып эш итәргә киңәш итәләр, ник дигәндә, йортларыбыз кешенеке төсле генә түгел. Җылылык торбалары идәннән үтә. Шунлыктан, үз белдегең белән идәнне дә, түшәмне дә тишәргә ярамый. Әле стенаны тишкәндә дә тишкеч әллә нинди тимерләргә эләгеп җәфалый. Үзем дә булдырам дип су торбаларын кисеп ялгаучылар аркасында өр‑яңа фатирлары тәрәзәсеннән чиләкләп су түгүчеләр дә булды. Әле бит йортларга беркетелгән сантехник, слесарь, электрикларны эзләп табасы да бар. Ә аларны, кагыйдә буларак, табып булмый. Барысы да фатирларга кешеләр күчкән төшемле чорда акчага эшләүгә күчеп беткән. Урамы да нинди бит - Универсиада проспекты. Мебель китерүчеләргә адашып йөрергә әйбәт булды ул: йә Җиңү проспекты, йә Универсиада авылы белән бутап, тик әйләнеп йөриләр.

Фәләнчә елларга түләргә алынса да, килеп җитмәгән урыннары байтак шул әле йортларыбызның. Фатирлардагы кешеләр үзләре дә төзәтеп куя ала торган вак‑төяк җитешсезлекләрне әйтмим дә, кайбер фатирларда хәтта электр счетчиклары да куелмаганлыгы ачыкланды. Ишегалдындагы машиналар кую урыны ясалып бетмәгән, балалар мәйданчыгы юк, чүп ташлау урыннары тулып ташып ята... Бу хәлләргә ачкычларны тизрәк бирүләрен даулап йөргән фатирчылар үзләре дә гаепледер, бәлки. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, социаль ипотека килешүе төзү бәхете әлегә 2012 елның 29 октябренә (бу көнне дә кертеп) кадәр чиратка басучыларга гына елмайган. Аннан соң теркәлеп, вакытлыча номер алучыларның банкка кайчан акча кертә башлыйсын бер Алла белә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading