16+

«Срочно пишем отказ от биометрии»

«Срочно пишем отказ от биометрии»: соңгы көннәрдә мессенджерларда таралган бу хәбәр әнигә дә килеп җиткән. Көннәрнең берсендә: «Кызым, нишлим икән?» - дип шалтырата.

«Срочно пишем отказ от биометрии»

«Срочно пишем отказ от биометрии»: соңгы көннәрдә мессенджерларда таралган бу хәбәр әнигә дә килеп җиткән. Көннәрнең берсендә: «Кызым, нишлим икән?» - дип шалтырата.

Мәсъәләне чишәргә вәгъдә биреп, интернет киңлекләренә кереп киттем. Баксаң, аның хәтле үк куркыныч та түгел кебек.

Күпчелек гражданнар 1 сентябрьдән соң биометрик мәгълүматларын теләсә кайсы банкомат үзенә күчереп, автомат рәвештә «базага» кертәчәк дигән хәбәрләрдән курыккан. Күпфункцияле үзәкләрдә исә кеше күплегеннән алма төшәр урын юк. Кешеләр, аеруча паникага бирелгән пенсионерлар, августның соңгы көннәрендә, эш көне башланганчы, берничә сәгать кала ук чират алган.

Барысы да биометрик мәгълүматларны җыюдан һәм саклаудан баш тартуга гариза язу өчен. Паниканы социаль челтәрләрдә якынча шундый хәбәр булдырган: «Әгәр дә 31 августка кадәр биометрик мәгълүматлар бирүдән баш тартмасаң, 1 сентябрьдән сез автомат рәвештә базада, чөнки сезнең мәгълүматларыгызны камера урнаштырылган теләсә кайсы банкоматта төшерәчәкләр, шулай ук Ростелекомнан шалтыратканда тавышыгызны язып алачаклар. Әлегә без баш тартуга хокуклы, ләкин моңа бик аз вакыт бирелгән һәм күпләр бу законның барлыгы турында белмиләр».

Канун буенча, биометрик мәгълүматларны җыюдан һәм урнаштырудан баш тарту өчен гаризаны теләсә кайчан язарга мөмкин. 1 сентябрь мәҗбүри дата түгел. Бу хакта бернинди чикләүләр юк!

Халык нигә курыкты соң?
2023 елның 1 июненнән 30 сентябренә кадәр ниндидер максатлар өчен гражданнарның биометрик мәгълүматларын җыйган барлык оешмалар бу мәгълүматларны Бердәм биометрик системага (ЕБС) тапшырырга тиеш. Бу, чыннан да, закон тарафыннан билгеләнгән.

Алга таба безнең бөтен биометрия бары тик анда гына сакланачак. Бу гражданнар өчен яхшырак дип санала. Чөнки дәүләтнең, аерым коммерция структураларына караганда, мәгълүматларның куркынычсызлыгы турында кайгырту мөмкинлекләре күбрәк. Ләкин халык моны киресенчә куркыныч гамәл буларак кабул итте. Бездән сорамыйча, эш итәрләр кебек тоелды. 

Кирәкме соң бу?
Хәзер кайбер эре банклар сәүдә челтәрләре белән бергәлектә товар өчен түләүнең яңа мөмкинлекләрен актив рәвештә алга этәрәләр. Мәсәлән, киң рекламалана торган «елмаю буенча түләү», метрода кошелек яисә карта чыгармыйча, йөзеңнне күрсәтеп кенә узу...

Бу – биометрик мәгълүматларны файдалануның ачык мисалы. Кибеттә түләр өчен сезгә йөзләрне тану системасы белән җиһазландырылган камерага гына карарга кирәк. Үзең белән акча янчыгын да, кредитканы да, хәтта телефонны да йөртү мәҗбүри түгел.

Шул рәвешле дәүләт гражданнарга хезмәт күрсәтергә һәм, гомумән, виртуаль прогрессны контрольдә тотарга тели. Сезне йөздән һәм тавыштан танырга мөмкинлек бирә торган расланган биометрик мәгълүматлар булганда, хәтта паспорт та кирәк булмаячак. 

Әмма законда бу перспектива теләүчеләр өчен генә, дип ассызыклап әйтелә. Үзегезнең биометрик мәгълүматларны тапшырырга куркасыз искән – тапшырмагыз. Моңы гына карап сезгә башка хезмәтләр шулай ук тулысынча башкарылачак, баш тартмаячаклар.

Үзеңнең биометрияңне бетерү мәгълүматлар белән эшне тулысынча туктатуны күздә тота. Моның өчен гаризаны кулдан язарга яки электрон рәвештә рәсмиләштерергә кирәк. Кулдан язу – гаризаны МФЦга тапшыру ул. Ә электрон рәвештә моны «Госуслуги» порталында шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин булачак. Бу порталда үзеңнең биометрия белән идарә итү 2024 елда тулысынча эшли башларга тиеш. Ягъни анда сезнең мәгълүматларыгыз Бердәм биометрик системада булу-булмавын тикшерергә мөмкин булачак һәм, теләгегез булса, боларның барысыннан да теләсә кайсы вакытта урыннан кузгалмыйча гына баш тартырга мөмкин. 

Ризалык бирәсезме-юкмы – бу сезнең шәхси эшегез. Бер карасаң, бик уңайлы да кебек. Ләкин һәр нәрсәнең ике ягы булган кебек, монда да мәгълүматларыгызның куркынычсызлыгына тулысынча гарантия биреп булмый.

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading