Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владимир Усанов әйтүенчә, әлеге проект яшьләр өчен бик әһәмиятле.
- Сайлап алу турларында алар безгә үз мөмкинлекләрен күрсәтсә, соңыннан без аларга ярдәм итәбез. «Кадрлар резервы»на эләккән яшьләргә республика җитәкчелеге, танылган эшмәкәр һәм идарәчеләр белән шәхсән аралашу мөмкинлеге туа, алар дәүләт белән идарә итү нигезләренә төшенә, башка бик күп кирәкле мәгълүмат туплый» - дип сөйләде ул.
«Татарстанның иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов сүзләренә караганда, проектта катнашырга 1500ләп егет һәм кыз теләк белдерер дип көтелә. Шуларның бары тик 180-200е генә сайлап алыначак.
Шуны да әйтергә кирәк, биш ел эчендә проект кысаларында 1200ләп кеше укытылган, 1000нән артык социаль акцияләр үткәрелгән, 38 проект тормышка ашырылган. «Кадрлар резервы»нда укыган яшьләрнең 50 дән артыгы Татарстан хакимияте органнарында хезмәт куя, 60 ка якыны төрле сәнәгать һәм коммерция предприятиеләрендә эшли, 100 дән артыгы Татарстанның төрле иҗтимагый оешмалары белән җитәкчелек итүгә алынган.
Комментарийлар