16+

Суд приставларына битлек белән килергә кирәк

Хәзер суд приставларына кабул итү көнәрендә генә түгел, көн саен мөрәҗәгать итәргә була.

Суд приставларына битлек белән килергә кирәк

Хәзер суд приставларына кабул итү көнәрендә генә түгел, көн саен мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева әйтүенчә, Татарстанда бурычлы кешеләргә карата җиде ай эчендә 2 миллион эш ачылган. Бер гражданин исемендә хәтта 500дән артык башкару эше исәпләнә.
Кизү торучы суд приставлары халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк, мәсьәләне тиз арада чишәргә ярдәм итәчәк. Суд приставларына эләгү өчен алдан язылу мөһим. Моның өчен Татарстан салым хезмәтенең рәсми сайтына кереп гариза калдыру сорала. Пандемия шартларында кабул итү вакытында барлык саклану чаралары да үтәләчәк: температураны да үлчәячәкләр, битлекләрдән килү дә мәҗбүри.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading