Ришат Төхвәтуллинга сәхнәгә ак чәчәкләр менгергән ак яулыклы сөйкемле әбигә тамашачы рәхәтләнеп кул чапты. Туксан яшенә дә күп калмаган Мөнәвәрә әби Галиева татар спектакльләренә дә, концертларына да яратып йөри. Әмма Ришатның чып-чын фанаты ул. Бигрәкләр дә яратам инде үзен, ди. Ришатның концертын дүртенче тапкыр карый икән. Тыйнак, мөлаем татар әбисе...
- Мәскәүгә барып кайтам да, җәйгә торырга туган ягыма - Лениногорск районы, Бухар авылына китәм. Җәен - авылда, кышын оныгым янында Казанда яшим. Туган-үскән җир бик якын бит ул. Шунда тудым, шунда гомер иттем. Колхозда, яшелчәчелектә эшләдем. Сугыш башлану хәбәрен дә яшелчәчелектә эшләгәндә ишеттек. Сугышны без баштарак урамда малайлар сугышкан кебек кенә күз алдына китерә идек. Һәр көнне авылдан ирләр сугышка чыгып китә башлагач кына, аның хәтәр нәрсә икәнен аңлый башладык. Бертуган абыем да китте, апамны ФЗӨгә җибәрделәр. Ничек кенә авыр булса да, сыерны бетермәдек, бәрәңгесен утырттык. Шуның белән генә ачтан үлмәдек. Ирләр калмагач, бөтен эш хатын-кызлар, үсмер балалар кулына калды. Үгез җигеп сабанын да сөрдек, тырмасын да тырмаладык, урагын да урдык, печәнен дә чаптык. Әле ул үгезне тыңлату мең бәла. Ятса, торгызып булмый. Атлар юк, булганы да бик арык, салам гына ашап торгач, ничек хәлләнеп китсеннәр. Яз көне ике кешегә бер арба тартып, Әлмәт районыннан чәчүлеккә дип берәр центнер симәнә тартып кайта идек. Урман кисәргә дә йөрттеләр. Анда баручыларга берничә килограмм он бирәләр иде. Иң яманы да шул ачлык булды. Эшне эшлисең инде аны, ашарга сораган ашказанын гына тынычландырып булмый. Барасы килми дә бит, котыла алмыйсың, сугыш вакыты, ничек баш тартасың дип өркетеп торалар. Төрмәгә утыртып куюдан бик курыктык, кырдан бернәрсә дә урлап кайтмадык. Халык түзде, сабыр итте. Җиңү өчен бөтен нәрсәне дә эшләде. Абыем сугыш бетеп бер ел да бер ай узгач кына кайтты. Контузия булып, Венгрия хастаханәсендә яткан. Сугышка өйләнеп киткән иде, ул кайтышка хатыны мәрхүм булды. Баласын без карап үстердек. Абый кайтканда, аңа биш яшь тулып киткән иде инде, - дип сөйләде ул безгә.
Мөнәвәрә әби кияүгә, үзе әйтмешли, бик соң чыккан. Аңа ул вакытта егерме яшь булган икән инде (!). Ире Мәүлетҗан белән илле елга якын бергә яшәп, бер ул, бер кыз үстергәннәр.
- Ирем бик әйбәт кеше булды, аның белән дус-тату яшәдек. Кызым да, оныгым Илмира да ирләреннән бик уңдылар. Аллага шөкер, алар өчен куанып бетә алмыйм, - ди әби.
Мөнәвәрә әби оныгы Илмира белән.
Сәхнәдә бик чая күренгән Мөнәвәрә әби артык тыйнак булып чыкты. Фотога медальләрен тагып төшәргә һич тыңлата алмадык. Бәйрәмнәрдә медаль тагып килергә кушканда да, кулым белән каплап барам, ди ул. Әллә нинди зур батырлык күрсәткән кеше түгел лә мин, дип тә куя. Сугыш чорының бөтен авырлыгын күтәргән, ачлыкны-ялангачлыкны күргән үтә дә тыйнак Мөнәвәрә әби бүгенге тормышны оҗмах белән тиңли.
- Җәннәт әллә кайларда түгел, ә җир өстендә. Ашарга да, кияргә дә бар. Без элек бушка эшләдек. Бер тиен дә акча күрмәдек. Ә хәзер хезмәт хакын да, пенсиясен дә түлиләр. Алланың биргәненә шөкер. Тыл ветераннарын да онытмыйлар, бүләкләрен дә бирәләр, хөрмәт тә күрсәтәләр, - ди ул. Ә медальләрен барыбер такмады, кулыңа гына булса да тотып төш инде алайса дип, көчкә күндердек.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар