16+

“Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы вә татлысы...”

” Бар күңелләрдән йомшак синең каберең ташы....».

“Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы вә татлысы...”

” Бар күңелләрдән йомшак синең каберең ташы....».

Нарасый чагыннан ятим калып, чит- ят бусагасын атлап керергә,бик күп михнәтләр күерергә туры килсә дә, халкым маңгаеннан сыйпап үстергәнгә, нәни Апуштан зур Тукай булган шагыйрьдән дә острак әйтеп булмый инде әнкәең кабере хакында. Шуңа да кайтып күргән саен шушы юллар искә төшә дә күзгә яшьләр бөялә. 

Шөкер, быел да кайтып күреп килү насыйп булды әнием каберен. Беләм, ешрак та кайтырга кирәк тә бит. Ләкин кадерле кешеләрең күптән авыл зиратында булып, алар гына көткәндә юллар гел ул якка гына илтми шул. Аннары ара да якын түгел бит - ике йөз чакырым. Ул үз авылы зиратында: әтисе-әнисе, туганнары янында. 

Догалар кайдан да барып ирешә, аларга берни дә комачаулый алмый, бары тик ихлас булулары гына кирәк диләр бит. Менә шулай үзебезне тынычландырып, инде әнисез калгач та ике дистә ел яшәп яткан көн. Хәер,  яшәүме икән соң инде ул, әллә инде Ходай биргән гомерне уздыру гынамы?! Әбием “ике дөнья бер кәнди” дияргә ярата иде. Ниндидер бер күзгә күренмәс бәйләнеш бар инде ул якты дөнья һәм ахирәт арасында. Махсус “дыр” дип язмыйм. Чөнки бу тормышта бик күп тапкырлар булганына инанырга туры килде. 

Безнең юллар гел “аларга” илтмәсә дә, “алар” көтәләр икән бит безне. Бер елны шулай артык эшем кешесенә әйләнеп китеп, әнием каберенә кайтырга өч ай җәй дә җитмәде. Яңгырлы кара көзләр дә килеп җитте. Әниемнең көткәнен, чакырганын бөтен күзәнәкләрем белән тойсам да, юк инде кайта алмадым. Ләкин табигать тә бик сәер кыланды ул елны. Күптән инде көзге балчык туңып, кар астында калырга тиеш булса да, нишләптер,  бер генә бөртек кар да төшмәде. Мин моны үземчә аңладым. Җәй буе әнием янына кайта алмадым бит. Димәк, карларны яудырымыйча, аларны тотып торып, карда бата-чума йөрмәсеннәр инде дип, алдан ук хәстәрен күреп  куйган әнием. Күк “кәнсәләре” белән махсус килешү дә төзегәндер әле - бик гадел, бик таләпчән, бик закунный кеше иде мәрхүмә. 

Минем күңелемдә ниләр барын күзләремнән аңлаган ирем дә халәтемне сизми калмады.( Бәлки җәен алып кайта алмавына үзен битәрләп тә йөргәндер) Әниләр бәйрәмендә ноябрьнең соңгы көнендә иртән  торуга: “Әйдә авылга зиратка кайтып киләбез!” -диде. Күптәннән көткән тәкъдим булганга, бик сөенеп тизрәк әзерләнә башладым. Ниһаять кайтып күрү насыйп була! Үзен булмаса да, яткан туфрагын. Әйе, кеше тормышында шундый чор җитә икән ул, әниеңнең кабере иң газиз, иң кадерле урынга әйләнә. Тагын Тукай искә төшә:” Бар күңелләрдән йомшак синең каберең ташы...”

Юл артык мәшәкатьле булмады, җайлы үттек шәһәр белән авыл арасын. Барысы да гадәттәгечә булды: кабере рәшәткәсен сыйпап тору, өстендәге каенын күз яшьләрем белән сугару да, кулларымны күккә күтәреп дога кылу да, хушлашасы килмичә бик озак борылып карау да...  

Көзге көн тиз караңгылата. Кичкә каршы озын юлга чыкмыйк инде дидек тә Буада гына кунып калырга уйладык. Туганнан туган Илдар бар бит анда. Хатыны Резеда да бик уңган, бик юмарт -  алтын килен. Тәүлекнең кайсы гына сәгатендә килеп керсәң дә, табыны - әзер, йөзе - якты. Хатирәләргә чумып кич утырдык та йокларга яттык. Ә инде иртән мине тәрәзәдән төшкән аклык уятты. Бөтен дөньяны тутырып, җир өстен ак юрган каплаган - беренче кар яуган. Мин моны тагын үземчә аңладым. Әниемнең рухы без зиратына кайтып килгәнгә бик шатланган, догаларыбыз барып ирешкән. 

Менә шундый могҗизага юлыккан идек без бер елны. Ә быел инде әниемнең рухын болай озак көттереп тилмертмәскә һәм табигать кануннарына хилафлык китермәскә дип тә инде , җәй көнендә үк кайтырга уйладык. Ирем һәм Ядкәр улым белән юлга кузгалдык. Хәстәрен алдан ук күргәннәр  егетләрем: буяулар да, пумалалар да әзерләгәннәр. Икәүләп тиз генә ялт иттереп буяп та куйдылар. Рәшәткәсенә кояш ясалган әниемнең, элек яшелгә генә буйый идек, ә быел тимер нурларны алтынсу иттек. Әнием елмаюын күргәндәй җанга рәхәт булды.

Ә инде улым Ядкәр Ясин сурәсен укыганда ул рәхәтлек бик күп тапкырлар артты. Элек 67 яшендә үк гүр иясе булган әнием бик кызганыч тоела иде миңа. Нинди рәхәт күргән инде ул. 27 яшендә иреннән аерылып, өзелеп - йолкынып (бу аның үз сүзләре) кызын, мине, үстергән. Башкалар ирләре белән җитәкләшеп йөргәндә сыңар канатлы булу йөрәгенә күпме яра салгандыр. Ә йөрәкә күп кирәкми икән шул: ул түзә-чыдый икән дә көннәрдән бер көнне ярыла икән. Инфаркт шул бит инде ул. Тик нихәл итәсең, һәркемнең язмышы туганчы ук язылып куелган диләр. Ә менә яраткан оныгы Ядкәрнең әбисенә багышлап укыган догасын ишеткәч, ул кызгануым көнләшүгә әйләнде. Бик сирәкләргә тигән бәхет бит бу. Их, киләчәктә оныклар безгә дә шулай килеп дога кылсыннар иде әле. 

Эшебезне бетерер-бетермәс әллә кайдан гына бүрек кадәр генә болыт килде җылы җәйге яңгыр чиләкләп  коя башлады. Тизрәк капкага йөгердек.
Әниемнең кабер ташына минем шигъри юлларым язылган
 Әни үлгәч, кояш сүнә - 
Юатучы кеше калмый. 
Ни кызганыч, кеше моны
 Бик соңга калып аңлый. 

Менә шул юлларны алтынсу буяу белән буярга өлгерми калдык, яңгыр комачаулады. Ерактан ук күренеп, әниләрнең кадерле булуларын һәркемгә гел искәртеп торсын өчен буярга кирәк иде ул юлларны. Буярбыз, Алла бирсә, тагын кайтулар насыйп кына булсын берүк.  
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading