16+

Сутаж техникасы остасы Рузинә Хаҗипова: «Бер пар алка ясар өчен якынча сигез-тугыз сәгать вакыт китә»

Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Илаловларның нәселләре кул эшенә осталыклары белән дан казанган. Нәсел дәвамчылары Рузинә Хаҗипова да әбисе белән әнисенең эшен дәвам итә.

Сутаж техникасы остасы Рузинә Хаҗипова: «Бер пар алка ясар өчен якынча сигез-тугыз сәгать вакыт китә»

Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Илаловларның нәселләре кул эшенә осталыклары белән дан казанган. Нәсел дәвамчылары Рузинә Хаҗипова да әбисе белән әнисенең эшен дәвам итә.

– Кул эшләре белән бала чактан ук кызыксына идем. Әнием оста тегүче, апам белән миңа бик матур күлмәкләр тегеп кидерде. Дәү әниебез чигәргә яратты. Өйдәге мендәр, юрган тышлары, сөлге, өстәл эскәтерләре, ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре барысы да чигүле булган. Дәү әти дә уңган кеше иде. Аны балта остасы буларак беләләр. Карт әби дә туку станогында киндер җепләрне үзе буяп, тукымалар тукыган. Мин дә мәктәптә укыганда оста куллар түгәрәгенә йөреп, чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәндем. Декрет ялына чыккач, кул эшенә кабат әйләнеп кайттым, – дип сөйли Рузинә.

Соңгы вакытта милли орнаментлы киемнәр, бижутерияләр кабат кулланышка керде. Соңгыларын нинди генә материалдан эшләмиләр. Балчыктан, агачтан, бисердан, күннән, ташлардан да ясыйлар. Ә Рузинә исә сутаж техникасын өйрәнгән, махсус бау белән брошка, алкалар ясый.   

– Интернетта бик матур алка күреп калган идем һәм шул күңелемә кереп тә утырды. Ул матурлыкны үз кулым белән ясап карыйсы килде. Интернеттан сутаж эшләнмәләр турындагы материалларны табып укыдым, аны ясарга өйрәтә торган мастер-классларны карадым. Сутаж ул – үреп ясалган җәенке, юка бау. Ул бик күптөрле төстә һәм материалдан була. Сутаждан ясалган әйберләрнең төп үзенчәлеге – формалары зур булса, алар бик җиңел. Сутаж техникасы турындагы бөтен мәгълүматны туплагач, кирәкле материалларны алдым да беренче алкамны ясап та куйдым. Алкасы да, аны эшләү техникасы да бик ошады. Шуннан муенсалар, брошкалар да ясый башладым, – ди ул.
Бу эш түземлек һәм пөхтәлек таләп итә. Бер пар алка ясар өчен якынча сигез-тугыз сәгать вакыт китә икән.

Ә сутаж әйберләр озак хезмәт итсен өчен аларны дөрес саклый да, кия дә белергә кирәк. Аларны косметика куллангач кына кияргә. Өстендә тузан җыелса, фенның салкын һавасын өрдереп алыгыз. Сутаж бизәнгечләрне җылы сабынлы суда сак кына юыгыз һәм берничә тапкыр суда чайкатып алыгыз, аннары коры әйбер өстенә куеп киптерегез. Башка материалдан эшләнгән бижутерия белән сакламагыз. Тукыма капчыкка яки картон тартмага салып куегыз. Кояш астында озак торсалар, төсен югалталар.      

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодчина сен. Лем

    Мөһим

    loading