16+

«Сәяхәт»кә чыгарга әзерләнәбез

Син дә китабыңны «сәяхәт»кә җибәрергә телисеңме? Алайса, буккроссерлар рәтенә кушыл. Моны эшләү бик җиңел.

«Сәяхәт»кә чыгарга әзерләнәбез

Син дә китабыңны «сәяхәт»кә җибәрергә телисеңме? Алайса, буккроссерлар рәтенә кушыл. Моны эшләү бик җиңел.

1. Китапны буккроссингка багышланган сайтта (www.bookcrossing.ru) теркә (китап турындагы мәгълүматны язгач, аңа беркетелергә тиешле махсус номер киләчәк);
2. Китапны урамда калдыргач, сайтта моның турында хәбәр итәргә кирәк;
3. Китап эченә әлеге махсус номерны язар алдыннан, буккросингның нәрсә икәнен аңлатып китү дә комачауламас. Бәлки ул кеше әлеге хәрәкәт турында бөтенләй дә белмидер. Хат шушындый эчтәлектә булырга мөмкин: «Хөрмәтле китап укучы дустым! Сезнең кулыгызда гади булмаган китап. Ул - бөтендөнья буккроссинг китапханәсенең бер өлеше. Кешеләр үз китапларын, башкалар да укый алсын өчен, төрле җәмәгать урыннарында калдыра. Әгәр Сез бу хатны укыйсыз икән, зинһар, әлеге хәрәкәткә багышланган сайтта теркәлегез. Китапны кайчан, кайда, ничек табуыгыз турында языгыз, хис-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз. Элеккеге «хуҗа»ларына аның яхшы кулларга эләгүе бик мөһим».
4. Сайттан махсус ябыштыргычлар алып, аларны да китапка ябыштыра аласың.
Китапны тапкан кеше аның эчендәге махсус кәгазьдә үзен билгели, шулай ук сайтка да «таптым» дигән мәгълүмат элә. Үзе укып бетергәч, аны тагын «сәяхәт»кә җибәрә. Күбрәк укылган, күбрәк куллар аша узган саен, китап кадерлерәк санала.

Буккроссер сүзлеге
Букрей - китап төгәл адрес буенча (почта аша) билгеле бер кешегә җибәрелә. Ә алган кеше, үз чиратында, аны шул ук юл белән башка кешегә юллый.
Букринг - китап шулай ук почта аша җибәрелә, тик кеше, укып бетергәч, аны кире хуҗасына кайтара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading