16+

«Табибларның капучино эчәсе килә»

Бүген инновацияләр, ягъни яңа технологияләр өлкәсендә үз эшен ачарга хыялланучылар җитәрлек. Әмма күбесе бу хыялны тормышка ашыра алмыйча яшәп ята - тәвәккәллек җитми. Җитмәсә, дистәләгән сорау һәм каршылык килеп баса: бизнес-план төзергә, инвесторлар, партнерлар табарга, яхшы белгечләр җәлеп итәргә һ.б. Татарстанда шушы барлык проблемаларны чишә торган «Идея» технопаркы эшли. Быел...

«Табибларның капучино эчәсе килә»

Бүген инновацияләр, ягъни яңа технологияләр өлкәсендә үз эшен ачарга хыялланучылар җитәрлек. Әмма күбесе бу хыялны тормышка ашыра алмыйча яшәп ята - тәвәккәллек җитми. Җитмәсә, дистәләгән сорау һәм каршылык килеп баса: бизнес-план төзергә, инвесторлар, партнерлар табарга, яхшы белгечләр җәлеп итәргә һ.б. Татарстанда шушы барлык проблемаларны чишә торган «Идея» технопаркы эшли. Быел...

«Туберкулез белән рак онлайн рәвештә ачыклана»
Чистайдагы «Вектор» радио­компаниясе генераль директоры Виктор Классен белән Иннополис университеты хезмәткәре Рамил Кулиевны нәкъ менә технопарк очраштырган. Виктор Иванович әйтүенчә, берсендә ул технопарк җитәкчесе Сергей Юшко белән туберкулезга каршы ничек көрәш алып бару мөмкинлеге турында сөйләшеп торган. Европада бу зәхмәтнең көн кадагыннан төшкәне дә юк бит.

- Табиблар районнарга эшкә барырга атлыгып тормый, кафеда капучино чөмереп кенә яшиселәре килә. Авылдагы ис күңелләренә хуш килми. Туберкулез турында сөйләшеп киткәч, Сергей Владимирович Рамил турында әйтте. Ул, бу чир белән көрәшү идеясен тәкъдим итеп, грант откан булган.

Рамил белән очраштык, уйлаштык та, телемедицина комплексын эшләргә ниятләп куйдык. Аны, беренче чиратта, авылларга алып барачакбыз. Компьютер онлайн рәвештә - мизгел эчендә туберкулез белән яман шешнең бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга тиеш була. Снимок шик­ле булса, аны Казандагы капучино эчеп утыручы табиб­ларга - бердәм диспетчерлык үзәгенә җибәрәләр. Алар снимокка карап, шулай ук онлайн рәвештә диагноз куя торган була. Ә бу вакытта пациент көтеп тора. Җавап килгәч, аны йә, сәламәт, дип, өенә, йә, берәр нәрсә табыла калса, тикшеренергә җибәрәләр, - дип сөйләде Виктор Классен.

Проектны тормышка ашыру өчен, алар Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 10 миллион сум грант откан. Рамил сөйләвенчә, диагнозны онлайн рәвештә кую юнәлешендә башка табиблар да тик ятмый, аеруча Нидерланд, Израиль, Америка белгечләре зур эш алып бара. Бездән аермалы буларак, аларның командаларында йөзләгән кеше хезмәт куя.

- Телемедицина җиһазын өч ел эчендә күпләп чыгара башлаячакбыз. Аның белән күпләр кызыксына, дөньякүләм әһәмиятле ачыш ул, - диде Виктор Классен.

Табиб операция алдыннан репетиция ясый
Технопаркның тагын бер көчле резиденты - «Эйдос» компаниясе машина, очкыч, кораблар йөртү тренажерлары, роботлар, медицина симуляторлары җитештерә. Маркетинг хезмәте җитәкчесе Александра Богданова журналистларга сөйләвенчә, дөньяда биш кенә эре оешма медицина симуляторларын чыгару белән шөгыльләнә, Россиядә исә «Эйдос»ка бөтенләй дә көндәш юк.

- Медицина симуляторлары ник кирәк, дисезме? Әйтик, студентлар осталыкларын кешеләрдә түгел, роботларда сыный. Табиблар да операция алдыннан роботларда репетиция ясый ала. Симуляторга авыруның диагнозын, чирен электрон рәвештә кертеп, операциянең ничек үтәчәген чамалап була, - диде Богданова.

2010 елда «Эйдос» үз эш­чәнлеген биш кешедән башласа, хәзер аның канаты астында - 150 уйлап табучы. Дөнья буйлап 700ләп медицина симуляторы сатылган. Барлык җиһазлар «Идея» технопаркында җитештерелә, күбесенчә үзебезнең ил чималын кулланалар. «Эйдос» Россиянең алдынгы медицина югары уку йортлары белән дә хезмәттәшлек итә. Оешманың үзәге Япония башкаласы Токиода да бар.

- Япония - мәгълүмати технологияләр буенча алдынгы илләрнең берсе. Үзләрендә беткәнмени сезнең кебек оешмалар?! - дип гаҗәпләнде журналистлар.

- Баштарак без дә шулай дип уйлаган идек, әмма, вазгыять күрсәткәнчә, аларда симуляцион технологияләр бездәге кебек югары дәрәҗәдә түгел, - дип аңлатты оешманың маркетинг хезмәте җитәкчесе.

«Киредән өйрәтергә вакыт та, акча да юк»
Технопаркның генераль директоры Сергей Юшко сөйләвенчә, алар белән ел саен 60лап яңа оешма хезмәттәшлек итә башлый. Күбесе дөнья базарына чыгып, сыйфатлы продукция чыгара, акчаны да әйбәт эшли.

- Кече компанияләр белгечләрне чит илләрдән түгел, үзебезнең югары уку йортларыннан эшкә ала. Әйтик, бер резидентыбыз башта - бишенче, аннары дүртенче курс студентларын кабул итә башлады, хәзер инде мәктәпләргә күз ата. Эш шунда, кече технология компанияләренә вуздан чыккан яшь белгечне киредән өйрәтеп торасы килми, аларның моңа акчасы да, вакыты да юк. Кызганыч, технопарк эшчәнлеге белән югары уку йортларының хәзерге халәте бер-берсенә каршы килә. Бу бөтен дөньяда шулай.

Безнең компанияләр кафедралар каршында үз мәктәпләрен булдыра. Әмма уку йорты җитәкчелеге өчен бу отышлы түгел. Чөнки студент, укуны тәмамлагач, компаниягә эшкә урнашам, дип ниятли. Ә җитәкчелек башка фикердә: студентлар эшкә китеп бетсә, аспирантурага керүче калмаячак. Сез безгә бөтен аспирантура системасын җимерәчәксез, дип, компанияләрне еш кына югары уку йортларыннан читләштерәләр, - дип сөйләде технопарк җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading