Эх, таксист, шәһәрнең барлык серләрен син генә саклыйсың бит. Хәзер таксистлар да авызларына су кабып йөри. Элек машинага утыргач ук, якын туганны очраткан кебек сөйләшү, хәл белешү башлана иде.
Кайвакыт ул заманнарны сагынып та куям. Шулай такси чакыртып, бик кызыклы кешегә юлыктым.
Таксист Андрей белән исәнләштек тә юлга кузгалдык. Ул шәһәрнең кичке “күбәләкләр”енең язмышы турында сөйли башлады.
– Сезнең янга килгәнче, кызларны эшләренә илттем. Ике ир-ат “күбәләк”ләрне 60 меңгә чакырткан. Кызларга, андый акчага сезне икәү генә көтмәячәк, дип кисәттем. Җыелышканнар да үзләренә бәйрәм ясарга булганнар, гел тормыш күрмәгән кеше дә аңлый бит инде моны. Килеп туктадык. Шулай булып чыкты да. Иген кырлары кебек чәйкала-чәйкала ун ир-ат машинага якынлаша. Аларның ахмаклыгын да әйтим әле. Машина янына икәү чыгып, кызларны фатирга алып керсәләр, бер кайда да кача алмаслар иде бит. Кызлар машинадан төшеп тә тормады. Кире киттек, – дип сөйләде таксист.
Юлыбыз шактый озын булгач, тагын бер очрак турында тыңларга өлгердем.
– Бер бабай “күбәләк”ләрне 250 мең сумга чакырткан. Кызлар, бабайдан акча алырга оялмадыгызмы, дип тә сорадым. Бәлки ул аны бакый дөньяга күчкәндә тоту өчен саклагандыр. Икенче яктан карасаң, кызлар бит акчаны кесәсенә кереп алмаган. Үзе чакырткан. Бу бизнес безнең шәһәрдә әйбәт кенә чәчәк ата. Дәрәҗәле урында утыручы ир-атлар да шуларны чакырта. Нишләтәсең инде, хатын-кызсыз яшәп булмый, – диде таксист.
Илгизә Галиуллина.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар