16+

Тамашачылар автошоуны карарга килсеннәр

Казанда 15 июньдә 12.00-17.00 сәгатьләрдә Меңьеллык мәйданында гаять зур автошоу булачак.

Тамашачылар автошоуны карарга килсеннәр

Казанда 15 июньдә 12.00-17.00 сәгатьләрдә Меңьеллык мәйданында гаять зур автошоу булачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең «Бәйрәм программалары дирекциясе» җитәкчесе вазифасын башкаручы Иван Зотов хәбәр иткәнчә, әлеге тамашада Формула-1 һәм Kazan Cityracing командалары катнашачак. Малайзиянең Caterham F1Team командасы, Формула-1 бәйгесенә россиялеләрдән беренче булып узган Виталий Петров чыгыш ясаячак. Тамашачылар «КамАЗ-мастер» йөрешен, шулай ук Англия каскадеры Терри Грантның искитмәле күнегүләрен хозур кыла алачак. Автошоуда мәшһүр мотофристайлер Алексей Колесников халыкның күңел кылларын киеренкелектә тотачак, дрифт командалар трассада экстрим халәте тудырачак.
Төрле-төрле машиналар Үзәк стадион каршындагы мәйданчыктан старт ала. Аннан соң хәрәкәт Меңьеллык мәйданы буенча Ташаяк урамына, шуннан, Болак янында борылыш ясап, Ленин дамбасына юнәлә, финиш - Үзәк стадион.
Башкала мэры мондый халыкара дәрәҗәдәге автошоуның Россиядә әлегә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелгәнлеген искәртте. Илсур Метшин: «Казан - игътибар үзәгендә. Күрше-тирә республикалардан, шулай ук Пермь, Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Самара төбәкләреннән тамашачылар, рәхим итеп, автошоуны карарга килсеннәр, Казанда рәхәтләнеп ял итсеннәр!» - диде.
Казан Кремле тау итәгенә басып, Меңьеллык мәйданында автомобильләрнең һәм мотоциклларның «тәгәрәшүен» тамаша кылу өчен акча да түлисе түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading