16+

Танклар пычрактан курыкмый

Безнең белешмә Ринат Мансур улы Һадиев Туган елы һәм урыны - 1991 елның 23 гыйнвары, Мамадыш шәһәре Белеме - Казан танк училищесы Эш урыны - Ленинград өлкәсенең Каменка поселогында дислокацияләнгән Көнбатыш хәрби округы Хәрби темалардан ерак торам мин. Тик мамадышлы Ринат Һадиев аркасында кызыксына башладым. Быел якташыбыз тагын да зуррак уңышларга иреште.

Безнең белешмә Ринат Мансур улы Һадиев Туган елы һәм урыны - 1991 елның 23 гыйнвары, Мамадыш шәһәре Белеме - Казан танк училищесы Эш урыны - Ленинград өлкәсенең Каменка поселогында дислокацияләнгән Көнбатыш хәрби округы Хәрби темалардан ерак торам мин. Тик мамадышлы Ринат Һадиев аркасында кызыксына башладым. Быел якташыбыз тагын да зуррак уңышларга иреште.

Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминский районында урнашкан «Алабино» уку-тренировка комплексында танк биатлоны буенча август аенда оештырылган Беренче Бөтендөнья ярышлары 10 меңнән артык тамашачы җыйды. Катнашучы илләр арасында - Ангола, Әрмәнстан, Белоруссия, Венесуэла, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кувейт, Монголия, Россия, Сербия...

Т-72 танкы да автосөючеләр көнләшерлек итеп чаба ала икән! Хәрби частьләрдә бу дисциплина бик тиз популярлык казанды. Бу инде сиңа маневрлар һәм тренировкалар гына түгел! Ярышлар вакытында солдатлар танкистлар әзерләү программасына кергән элементларны үтиләр, калганы барысы да биатлондагыча: дистанцияне тизрәк үтәргә, мишеньнәргә төгәл атып тидерергә дә кирәк. Аннары экипаж тезелә, снарядлар тулы тартмалар янына йөгерә, боларны төгәл башкармасаң, жюри штрафка тарта... Мин бу хәтәр шоуны интернеттан кат‑кат әйләндереп карап та ахыргача аңлап бетермәдем. Рекламадагыча: «Танклар пычрактан курыкмый!» - дип кенә карап утырам шунда. Ә Ринат Һадиев үз командасын әлеге киртәләрне «биш»ле билгесе алырлык итеп үтәргә өйрәткән: Россия экипажы абсолют җиңү яулады!
Устав буенча гына җавап бирергә өйрәнгән егетнең күңел түренә телефон аша үтеп керергә маташам.

- Ринат, туган якларыңнан кайнар сәлам. Сине олы җиңүең белән кайнар котлыйбыз!
- Рәхмәт.
- Мамадышта синең уңышларың турында сөйләшәләр. Үзеңне милли герой итеп хис итәсеңме?
- Ничек була соң ул? Ярышка барганда безгә бер генә сугышчан бурыч куелган иде: «Җиңәргә!» Менә, җиңдек.
- «Ютуб»тан әлеге кадрларны кат‑кат әйләндереп карадым. Ай-яй, каты барган ярышлар.
- Җиңү беркемгә дә җиңел, әзерлексез бирелми. Команда дуслыгы, бер-береңне күз карашыннан аңлап эшләү, барлык хәрәкәтләрне алдан күзаллау мөһим. Бу безнең өчен тапшыру төшерү мәйданчыгы, биатлон уены гына түгел, ә чып‑чын сугыш кыры иде. Россия данын якладык бит! Иң хәлиткеч мизгелләрдә интрига килеп чыгып, артка кала башлаган идек, тиз генә үзебезне кулга алдык. Җан-фәрманга алга ыргылдык. Әйтергә кирәк: без җиңүне теш-тырнагыбыз белән ябышып, тартып алдык.
- Ул вакытта көннәр дә бик эссе торды.
- Әйе, танкта кондиционерлар юк, эсселектән котылу өчен чәй эчтек.
- Син нишләп хәрби булып китәргә уйладың?
- Әти һөнәр сайлаганда башка сайлар юл калдырмады, нык торды. Хәзер аңа рәхмәтләремне укып бетерә алмыйм.
- «ВКонтакте«дагы битеңне япкансың.
- Ардырды. Анда утырырга арам да юк.
- Хәзерге мизгелдә нишлисең?
- Поездда барам. Украина чигенә якынлашабыз.
- Якташларыңа нинди теләкләрең бар?
- Әти-әниемә, укытучыларыма, якташларымның барысына да кайнар сәлам. Егетләр армиягә барудан курыкмасыннар. Ватанны саклаучылар булыйк. Калганын үзегез матур сүзләр табып, изге теләкләремне әйтеп бетерегез инде, яме. Гомумән, журналистлар белән сөйләшергә яратмыйм. Камераларны бөтенләй өнәмим.
- 8 сентябрьдә сезнең һөнәри бәйрәм. Ул сезнең частьтә ничек уза?
- Безнең клуб бар, шунда җыелабыз. Концерт карыйбыз, иң яхшыларны бүләклиләр. Аннары зиратка каһарманнарга баш ияргә барабыз. Гомуми альбом өчен фотога төшәбез.
- Сине бу ярышларда җиңүең өчен өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәргәннәр һәм «УАЗ-Патриот« машинасы белән бүләкләгәннәр дип ишеттем. Котлыйм. Ул машина кайда, анда кем йөреячәк?
- Әти Мамадышка алып кайтып китте. Миндә әлегә машина кайгысы юк, әйткәнемчә, Ватанны сакларга китеп барышым...

Шунда элемтә өзелде. Эзләп таптым мин ул машинаны. Текстиль урамындагы йортларының ишегалдында тора икән. Ринатның әтисе - Мансур әфәнде «Волгомостстрой» берләшмәсендә мастер булып эшли һәм хәзерге вакытта Уфа каласында күпер төзү белән мәшгуль. Туганнары, якыннары шундый егет үстерүләре белән чын күңелдән горурланулары турында әйттеләр. Горурланмаслыкмы соң?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading