16+

Ташламалы машина

Быелның 19 июленнән «Беренче автомобиль» һәм «Гаилә автомобиле» дип исемләнгән дәүләт программалары эшли башлады. Аның нигезендә, машиналарны 10 процент ташлама белән алырга була.

Ташламалы машина

Быелның 19 июленнән «Беренче автомобиль» һәм «Гаилә автомобиле» дип исемләнгән дәүләт программалары эшли башлады. Аның нигезендә, машиналарны 10 процент ташлама белән алырга була.

Безнең илдә җитештерелгән машиналар гына түгел, «Фольксваген» модельләреннән - «Поло», «Джетта», «Шкода»дан - «Рапид», «Октавия», «Форд»тан - «Фокус», «Фиеста», шулай ук «Киа Рио», «Хундай Солярис» кебек чит ил машиналарын да ташлама белән алырга мөмкин. Автомобильнең бәясе 1 миллион 450 мең сумнан артмаска тиеш. Татарстандагы автосалоннарда да әлеге программа белән машина сатып алучылар арта бара. Программаның үзенчәлекләре, таләпләре турында тулырак аңлатыйк.

Ташлама ничек ясала?
Салонда дәүләт программасына туры килгән машинаны сайлаганнан соң, менеджерлар сезгә ул автомобильнең төгәл бәясен әйтәчәкләр. Кайчакта салон үзе дә машинага ташлама ясарга мөмкин. Кыскасы, машинаның ахыргы бәясеннән чыгып, ун процент ташлама ясала. Машина сайланды, бәясе билгеле булгач, документларны кредитлар белән эшләү бүлегенә тапшырырга кирәк. Әлегә Татарстанда бу программа нигезендә берничә банк кына эшли. Кредит бирелү-бирелмәү турындагы җавап бер көн эчендә килә. Кредит алырга рөхсәт бирелә икән, бу очракта машина бәясенең ун проценты беренчел кертем буларак исәпләнә. Шунысын да онытмаска кирәк, бер елдан дәүләт ярдәменең 13 процентын кире кайтарырга туры киләчәк. Бу хакта салым инспекциясеннән хат җибәрәчәкләр. Әйтик, 700 мең сумлык машина сайладың ди. Аның 10 проценты, ягъни 70 меңе беренчел кертем буларак бара, бер елдан шул 70 меңнең 13 процентын, ягъни 9100 сумын салым органнарына кайтарырга туры киләчәк. Ни сәбәпледер, гадәттә, автосалоннарда бу турыда тәфсилләп аңлатып тормыйлар.


Программалар буенча бирелә торган ташламалар кушыламы?
Юк, ике программа буенча ясала торган ташлама кушылмый. Трейд-ин дәүләт программасы буенча бирелә торган ташламалар да исәпкә керми. Билгеле булганча, трейд-ин программасы буенча иске автомобильне тапшырып яңасын алганда, ташламалардан файдаланырга була. «Беренче автомобиль» яки «Гаилә автомобиле» программалары белән машина алганда, трейд-ин буенча тапшырылган машинаның белгечләр бәяләгән хакы гына бирелә, яңа машина өчен өстәмә ташлама каралмаган. Хәер, кайбер салоннарда моңа күз йомалар, трейд-ин программасы нигезендә дә аз булса да ташлама ясыйлар.

Шунысы да бар: дәүләт прораммасы буенча бер кеше елына бары бер генә машина алырга хокуклы.

Программа кайчанга кадәр эшли?
Бу хакта төгәл генә мәгълүмат юк, хәтта автосалонда эшләүчеләр үзләре дә әйтә алмый. Программа буенча Россия территориясендәге барлык салоннарга барлыгы 58350 автомобиль бүлеп бирелгән. Шул машиналар сатылып беткәч, программага да нокта куелыр, мөгаен. Казандагы «Транстехсервис» автосалоны хезмәткәрләре әйтүенчә, программалардан файдаланучылар шактый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading