16+

Татар бар җирдә – Сабан туе да бар: Лос-Анджелеста милли бәйрәмебезне уздырдылар (ФОТО,ВИДЕО)

Лос-Анджелес татарлары һәм башкортлары Сабан туен үткәрде. Бәйрәмдә барлыгы 70ләп кеше катнашты, дип хәбәр иткән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе Айгөл Гыймранова-Лион.

"Сабан туен, елдагыча, үз акчабызга оештырдык. Әйтергә кирәк, быел Сабан туенда былтыргыга караганда азрак кеше җыелды, Фейсбукта реклама җитеп бетмәде, ахрысы. Шулай да куанычлы ягы да бар - быел бәйрәмгә яңа кешеләр, моңарчы таныш булмаганнар да килгән иде. Милләттәшләребез белән бердәм булып яшәргә тырышабыз", - диде Айгөл.

Оештыручы билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасын алар балаларга тәгаенләргә тырышкан. "Олылар, гадәттә, гапләшеп утырырга ярата, ә балалар уеннарда, Сабан туе бәйгеләрендә бик теләп катнашты", - диде ул. Соңыннан милли ризыклардан табын корып, чәй өстәле артында аралашканнар.

"Сабан туен оештыруга тотылган чыгымнарны бераз каплар өчен лотерея дә оештырдык, билет кыйммәт түгел, биш доллар иде", - дип сөйләде Айгөл Гыймранова-Лион.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading