16+

Татар белән кытайның “туганнар” икәнлеген белә идегезме?

Казанда 7-8 сентябрьдәге “Ростки: Россия- Кытай” халыкара икътисади форумы үз эшен дәвам итә.

Татар белән кытайның “туганнар” икәнлеген белә идегезме?

Казанда 7-8 сентябрьдәге “Ростки: Россия- Кытай” халыкара икътисади форумы үз эшен дәвам итә.

Форумның секция утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыены Рәисе урынбасары Константин Косачев белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Алар биредә оештырылган күргәзмәне дә карады.

— Казанда бу беренче форум, ләкин ул соңгысы булмасын. Төбәкара хезмәттәшләр- алар иң көчле, иң ышанычлы хезмәттәшләр. Россия белән Кытайның алгарышлы хезмәттәшлеге көндәшләрдә көнчелек тудырсын,- диде Константин Косачев журналистлар белән әңгәмәсендә.

Фәрит Мөхәммәтшин да форумның әһәмиятен ассызыклады.

— Сәнәгатьтәге хезмәттәшлек кенә түгел, мәдәниятләр белән танышу, кешеләрнең аралашуы мөһим. Татарстанда 2 меңнән артык Кытай студенты белем ала. Алар Татарстан халыклары ассамблеясы аша республиканың җәмәгать тормышында актив катнаша,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Секция утырышларында сәнәгать, финанс, мәдәният, мәгариф, студентлар эшчәнлеге, цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелде, үзара хезмәттәшлек алгы планга куелды.

“Туган батыр” проектын оештыручы Радик Габдрахмановның татар, рус, инглиз, кытай телләрендә китаплар чыгарылуы, балаларны тәрбияләү максатларында татарча мультфильмнар төшерелүе, фестивальләр һәм спорт ярышлары үткәрелүе турындагы планнары Кытай вәкилләрендә дә хуплау тапты.

“Татлифт” предприятиесе директоры Гөлшат Заһидуллина сөйләгәнчә, ноябрь аенда Яшел Үзән шәһәрендә лифтлар җитештерү башлана.

— Россиядә елына 44 мең, ә Кытайда 1 миллион лифт ясала. Безнең баштагы куәтләрдә елына 3 мең лифт җитештереләчәк, алар Татарстанда файдаланылачак, Россия төбәкләренә җибәреләчәк. Лифтларның кайбер катлаулырак төрләрен Кытайдагы сәнәгать мәйданчыкларында җитештерү турында килешенде,-диде Гөлшат Заһидуллина.

Мәскәүдә эшләүче “Кытай яңалыклары” редакциясенең шеф-корреспонденты У Хао:”Татарстан Кытайның Россиягә үтеп керү тәрәзәсе”,-дип мәгънәле сүзләр әйтте.

Форумда катнашучыларда тагын бер кызыклы фикер җанлылык тудырды. “Татар белән кытайлар—туганнар, чөнки икесе дә чәйне бик яраталар”, дигән сүзләр алкышлар белән кабул ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading