16+

Татар Футболкасы нинди булырга тиеш?

Бер акыл иясе: «Бу дөньяга әйтер сүзең бар икән, дөнья сине ишетер», - дигән. Яшь дизайнер Ренат Сәфәров менә шул сүзләрне тормыш девизы итеп алган. Егет татар халык орнаментлары белән кызыксына, һәр татар кешесенең киемендә милли бизәк булырга тиеш дип саный.

Татар Футболкасы нинди булырга тиеш?

Бер акыл иясе: «Бу дөньяга әйтер сүзең бар икән, дөнья сине ишетер», - дигән. Яшь дизайнер Ренат Сәфәров менә шул сүзләрне тормыш девизы итеп алган. Егет татар халык орнаментлары белән кызыксына, һәр татар кешесенең киемендә милли бизәк булырга тиеш дип саный.

Ренат Сәфәров җитәкчелегендәге «Мирасыбызны саклап» дип аталган проект турында күпләрнең ишеткәне дә бардыр. Тик Ренатның әйтүенчә, проект милли бизәкләр төшерелгән футболкалар әзерләүгә генә юнәлдерелмәгән.
- Ренат, татар халык бизәкләрен шундый максатта куллану белән нәрсәгә ирешергә телисең?
- Мин бары тик үземә ошый, күңелемә сары май булып ята торган эш белән шөгыльләнәм. Рәсем ясый беләм, шул сәләтемне җәмгыять файдасына кулланасым килә. Бервакыт миннән: «Син кешеләрнең татар халык орнаментларына карата фикерләрен үзгәртергә телисеңме?» - дип сорадылар. Мин бернәрсәне дә үзгәртергә теләмим. Кешеләр үзләре барысын да аңлыйлар. Аларга, аңлау өчен, кайвакыт бер этәргеч кенә кирәк. Минем менә шул этәргеч буласым килә.
- «Мирасыбызны саклап» проекты танылып килә. Аның максаты нинди?
- Төп максатыбыз - татар орнаментын популярлаштыру. Бу проектка бик күп кеше җәлеп ителгән, белгечләр белән эшлибез.
- Ни өчен нәкъ менә бу юнәлештә проект булдырырга уйладың?
- Күпләр безне бары тик футболка сату белән генә шөгыльләнә дип уйлый, ә чынлыкта без фикерне дә алга сөрәбез бит. Юкка гына футболкаларга татар орнаментлары төшерергә уйламадык инде. Беркемгә дә сер түгел: бүгенге яшьләргә татар халык киемнәрен кидертеп булмый. Ә без милли бизәкләргә яңача җан өрдек. Безнең футболкалар яшьләргә милләтләрен онытмаска, шул ук вакытта заман белән бергә атларга ярдәм итә.
- Кайлардан илһам аласың?
- Нәрсәдер чыннан да матур, кабатланмас килеп чыксын өчен, кешегә күпмедер вакытка берүзенә генә калырга кирәк. Бары тик шул мизгелдә генә илһам килә.
- «Мирасыбызны саклап» проекты тормышыңа ничек тәэсир итте?
- Җаваплылык хисе өстәде. Бик күп эшләр башлап караганым булды, тик, ни кызганыч, берсен дә ахырына кадәр җиткерә алмый идем. Хәзер барысы да үзгәрде. Эшне ахырына кадәр җиткермичә ташламаячакмын. Минем холкымның бер начар ягы бар: бөтен эшне дә сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Начар, дим, чөнки сыйфат өчен вакыт кирәк. Нәтиҗәне тиз арада күрәсең килсә, өстән-өстән генә дә эшләп куярга була, ә мин алай булдыра алмыйм.
- Киләчәктә тагын нинди дә булса проектка җан өрергә исәбең юкмы?
- Хәзерге вакытта минем башым яңа фикерләр эшләп чыгаручы завод кебек. Яңадан-яңа кызыклы идеяләр башка килеп тора. Тик мин әнием белән абыема, башлаган эшләремне җиренә җиткереп бетермичә башка бер проектка да алынмыйм, дип сүз бирдем. Шуңа күрә, әлегә «Мирасыбызны саклап» турында гына уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading