16+

Татар кызы – Россия гүзәле

Мәскәүдә «Мини-мисс» һәм «Мини-мистер России-2012» Бөтенроссия гүзәлләр, талантлар конкурсы узды. Балалар әлеге бәйгедән халыкара конкурсларга сайлап алына. Анда 4 яшьтән 15кә хәтле балалар катнашты. Бәйгедә Чаллыдагы 76 нчы гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Лия Шәмсина Гран-при яулады. Аңа затлы ташлар белән бизәлгән, ак алтыннан коелган челтәрле таҗ һәм кыйммәтле бүләкләр...

Мәскәүдә «Мини-мисс» һәм «Мини-мистер России-2012» Бөтенроссия гүзәлләр, талантлар конкурсы узды. Балалар әлеге бәйгедән халыкара конкурсларга сайлап алына. Анда 4 яшьтән 15кә хәтле балалар катнашты. Бәйгедә Чаллыдагы 76 нчы гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Лия Шәмсина Гран-при яулады. Аңа затлы ташлар белән бизәлгән, ак алтыннан коелган челтәрле таҗ һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, Лия «Гордость нации» халыкара телевидение фестивален алып баручы төрендә дә Гран-прига ия булды. Талантлар һәм гүзәлләргә, модельер Вячеслав Зайцев белән бергә, артистлар бәя биргән. Лия Татарстан турында эчтәлекле сөйләме, мөлаемлыгы, самимилеге белән аерылып торган. Жюридагыларны аның «Туган як» җырын татар, рус һәм инглиз телләрендә башкаруы да сокландырган.
Шунысын да әйтик, узган ел «Мини-мисс» булып Казан кызы Әминә Хафизова танылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading