2014 елның беренче чиреге татар мәгарифе мәсьәләләре белән кызыксынучылар өчен уңышлы башланып китте. Күптән түгел укучылар кулына өр-яңа басма - ике томлык «Татар педагогик фикере антологиясе»нең беренче томы килеп иреште.
Басманы тәкъдим итүгә багышланган кичә ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә узды. Кичәне оештыручылар да, килгән кунаклар да (алар арасында танылган галимнәр, педагоглар, нәшрият хезмәткәрләре бар иде) татар дөньясында гына түгел, Россия күләмендә дә игътибарга лаеклы бу китапның әһәмиятен ассызыкладылар.
Антологиядә татар халкының күпгасырлык бай педагогик мирасы урын алган, татар мәгарифе үсешендәге төрле чорларда - борынгы төрки, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, XVI-XVIII гасырлар, XIX-XX гасырның беренче чирегендә педагогик фикер үсеше үзенчәлекләре чагылыш тапкан. Басмада, танылган педагоглар белән беррәттән, моңарчы аз билгеле булган, исемнәре күләгәдә кала килгән галимнәр һәм мөгаллимнәрнең хезмәтләре тәкъдим ителә. Ул татар педагогик фикере тарихын өйрәнүчеләр, укытучылар, һәм, гомумән, татар мәгарифе белән кызыксынучы киң катлау укучылар өчен кызыклы булыр дип көтелә.
Шунысы игътибарга лаек - бүгенге көндә, руслардан һәм татарлардан тыш, Россиядә яшәүче башка милләтләрнең педагогик фикерен яктырткан антологияләре юк. Бу юлда татар галимнәре башкарган эш башкаларга юл күрсәткеч булыр дип ышана басманың авторлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар