16+

«Татар сүзе» Тукай туган көнгә матур бүләк булды

Әле берничә ел элек кенә без Уфага барып, “Йөрәк сүзе” дигән нәфис сүз осталары конкурсын карап, шаккатып, сокланып, бераз көнләшеп тә кайткан идек.

«Татар сүзе» Тукай туган көнгә матур бүләк булды

Әле берничә ел элек кенә без Уфага барып, “Йөрәк сүзе” дигән нәфис сүз осталары конкурсын карап, шаккатып, сокланып, бераз көнләшеп тә кайткан идек.

Шигырьне башкорт телендә иң оста сөйли белүчегә автомобиль бирсеннәр әле! Ул чакта әле бездә Татарстанда андый ярышлар юк иде шул. Шөкер, хәзер бар. “Татар сүзе” дип атала ул. Быел дүртенчесенең гала концерты 4 апрель кичендә Сәйдәш мәдәният үзәгендә гөрләде. Туган телебезне яраттыруны, аны ныграк өйрәтүне максат итеп куйган әлеге ярышның елдан-ел катнашучылары да арта, географиясе дә киңәя. Менә бусына узган елның июлендә старт бирелгән булган, дүрт ай буе тәҗрибәле, мәртәбәле жюри эшләр кабул иткән. Быел аларның саны 3000гә җиткән. Туган телнең әнә никадәр дуслары бар! Үзбәкстаннан, хәтта Швейцариядән дә катнашканнар милләттәшләребез.

Барысында да бер теләк - җиңү генә. Шуңа да жюрига бик кыен мәсьәлә алдында калып, бик тырышып эшләргә туры килсә дә ,иң лаеклы 37 җиңүчене билгеләгәннәр. Алар арасында әле телләре дә ачылып җитмәгән сабыйларның да, чәчләре чалара башлаган бабайларның да булуы сөендерә. Алар үзләренең бар яктан да талантлы икәнлекләрен, хәтта җырлап- биеп тә күрсәткәч, тамашачы алкышларын кызганып тормады. Бигрәк тә 7 яшькә кадәрле балаларның шигырь сөйләүләренә сокландык. Чаллыдан Сәминә Минһаҗевага җиңүне Тукайның “Туган тел” е китерде. Шулай ук Чаллы егете Әмир Гатауллин Шәүкәт Галиевның “Телевизор булды баш” шигырен сөйләп, икенче урынга чыккан. 

13 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Рөстәм Хөсәеновка тиңнәр булмады. Ул Илдар Юзеевның “Татар моңы” поэмасын сөйләп тә, җырлап та бирде. Ә тавышында гасырлардан килгән моң, сыктау. Россия, Татарстан күләмендәге бик күп бәйгеләрнең Гран-при иясе ул, Казан егете. Бу номинация җиңүчеләре егетләр булуга шатландык. Икенче урында да Балтач егете Рамил Яппаров. Ул Җәүдәт Дәрзаманның “Тәнәфес” шигырен күз алдына китерерлек җанлы итеп сөйләде. 

Проза номинациясендә беренче урын Вакыйф Нуривның “Инша”сы белән катнашкан Казаннан Сәйдәш Гарифҗановка насыйп булды. Икенче урында Актаныштан Рузалина Хайбрянова.

14  - 17 яшьлек катнашучылар арасында Казан кызы Камилла Зәкиевага “Сөембикә” бәете уңыш китерде. Музыка мәктәбен тәмамлаган, җырларга яраткан Казан кызы бәетне җырлап та бирде. Жюри күңелен дә шулай яулагандыр ул. Әтнә, Күәм кызы Гөлия Кәлимуллина кечкенәдән сәхнәгә гашыйк булуын Фәнис Яруллин шигырен сөйләп тагын бер кат исбатлады. Өченче урын Пермь крае Барда егете Кәрим Трутневта. 

Бу яшьтәгеләр проза номинациясендә катнашу өчен бик саллы әсәрләр сайлаганнар. Аяз Әһлиуллинга Ләбибә Ихсанованың “Наил һәм Фаил” әсәре җиңү китергән. Шаян ТВ каналының алып баручысы да икән бит әле ул. Моны белгәч, бу замана баласына “Афәрин! диясе генә кала. 

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Кайберләре әдәбияттан-шигърияттән бик тә ерак торсалар да, бу аларга җиңү яуларга комачауламаган. Әлеге төркемдә беренче урынны алган Салават Гәрәев Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итсә дә, Әнгам Атнабаевның “ Без малайлар идек” шигыре җанына аваздаш булган. Икенче урында Норлаттан Зөлфия Галиуллина. Өченче урынга лаек булган Теләче егете Айрат Якупов сәхнәгә тәгәрмәчле арбада чыгып, Акмулланың “Синең биш асылың” ны сөйләп, күпләрнең күңел күзен ачарга тырышты. Мондый егетләр турында мөмкинлекләре чикләнгән диеп булмый шул инде. 

Ә менә өченче урынга лаек булган Ленар Гарипов бүләген алырга кайта алмаган. Ул махсус хәрби операциядә гвардия өлкән прапорщигы, взвод командиры, бик күп медальләр иясе. Ул “ Мин кайтырмын” дигән шигырь сөйләп, күпләрнең күңелендә өмет уты кабызды. Тамашачылар арасында Ленарның әнисе дә бар иде. Аңа чәчәк бәйләме бирделәр. 

Прозада Элина Сафинага тиңнәр булмады. Казан дәүләт консерваториясе студенты, мюзикл жанрына мөккибән бу талант иясе Әмирхан Еникиның” Гөләндәм туташ хатирәсе”н сөйләп тә, уйнап та күрсәтте. 

Шунысы яхшы, бу ярышта аерым талантлар гына түгел, иҗади гаиләләр бергәләп тә катнаша ала, алар быел да актив булганнар. Яшел Үзәннән Нуруллиннар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел иде. Олысы- кечесе милли киемнәр киеп, Тукайның “Таян Аллага!” шигырен сөйләделәр. Гаилә башлыгы Айрат корпуслы җиһазлар ясый. Хатыны Ильмира мәчеттә дин сабаклары укыта, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гаилә Яшел Үзәндә генә түгел, республикакүләм ярышлар җиңүчесе. 

Икенче урында Түбән Камадан Нуруллиннар. Гаилә башлыгы Илгиз табиб, Зөбәрҗәт - декрет ялында. Гаилә 4 бала тәрбияли. Балаларның телләре туган телебездә ачылган. 

Өченче урында Балтач районы Кариле авылыннан Мәрдановлар гаиләсе. Алар Муса Җәлилнең “Эш дуслары”н сөйләгәндә гаиләнең дус, бердәм һәм талантлы икәнлеге сизелеп торды. Балалары Раил “Уйнагыз, гармуннар!” Регионара бәйгесе җиңүчесе, Раян гармунда, думбрада, саксафонда уйный. Сеңелләре Раидә оста шахматчы һәм гармунчы да. 

“Татар сүзе”ндә үзешчәннәр белән бергә профессионаллар да катнаша ала. Быел да булган андый форсат. Һәм аңардан Фәнис Җиһанша оста файдалаган. Аңа җиңүне Разил Вәлиевның “ “Музейда янгын”дигән үзәкләрне өзәр шигыре китергән. Икенче урында Фәиз Мәйдулли. Яшь чагында Воркута шахталарында
эшләсә дә, туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәтен саклап кала алган ул. Бүген театр һәм эстрада артисты Ибраһим Сәлаховның “Ана тавышы”н сөйләгәндә күпләр күз яшьләрен сөртеп утырды. 

“Татар сүзе”нең бу номинациясендә артистларга осталыкларын күрсәтергә җай чыккан булса, “Үзем язган шигырь” номинациясе шагыйрьләргә яшел ут яндырган. Беренче урында соңгы елларда узган барлык ярыш-конкурсларда җиңеп килүче бик тә талантлы каләмдәшебез Лилия Гыйбадуллина. Ул үзенең “ Гомерем ике түгел” дигән шигырен сөйләгәндә тамашачы жюриның гаделлегенә тагын бер тапкыр инанды. Икенче урында шулай ук каләмдәшебез, кыюлыгы белән дан казанган Фәил Гыйләҗев. Өченче урын Кама Тамагы районы Даныш авылыннан сәүдәгәр-эшмәкәр Линар Дәүләтшинныкы. Ул “Бирешмибез картлыкка “дип сәхнәдән хәбәр итте. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең махсус бүләгенә Диана Садреева лаек булды. 

Әлеге бәйге “Татар сүзе” дип аталса да, быел беренче тапкыр “Туган тел” дигән махсус номинация дә бар иде. Анда Татарстанда яшәүче халыклар үз телләрендә чыгыш ясады. Җиңүчеләре беренче урында Мари Эл дан Антон Алексеев Һәм Балтач районыннан удмурт кызы Екатерина Иванова. Әлеге номинациядә финалга чыгучыларның барысы да беренче урында булырга тиеш дип хәл иткән жюри. Җиңүчеләр арасында тагын Лениногорск районыннан мордва кызы Мария Мишакина һәм Буа районыннан чуваш кызы Анастасия Андреева да бар иде. Алар да үз туган телләренең бик кадерле һәм газиз булуын күрсәттеләр. 

Тоташ күңелсез вакыйгалардан гына торган соңгы көннәребезнең караңгы кара калын болытыннан саркыган кояш нуры шикелле тоелды бу чара, күңелләрдә өмет уятты. Тукайның “Шул халыкныңмыни хокукка хакы юк?...” дигән сүзләрен кат-кат кабатлап, оештыручыларга рәхмәт укып утырдык. 

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан - Яңа гасыр телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла. 37 җиңүчегә багышлап 37 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнәчәк. Бәйгенең премиаль фонды да елдан-ел артып тора. Быел ул 1 миллион 500 мең сумны тәшкил итте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе котлады. Ул бу гала-концертны “Тукай туган көнгә матур бүләк” дип атады.

Һәм инде киләсе елга катнашырбыз дип хыялланганнарның өметләрен дөрләтеп, әлеге бәйгенең бишенчесе дә булыр дип сәхнәдән ышандырды. Бу  чыгыш алкышларга күмелде. Туган телебезне исән-сау саклап калыр, аның дәрәҗәсен, куллану даирәсен арттыруны максат итеп куйган әлеге бәйгенең әһәмиятен оештыручылар гына түгел, гади тамашачы да аңлаган, димәк. Ә моңа сөенергә генә кирәк. Шулай бер уй, бер максат белән бердәм тотынганда алда тагын уңышлар көтәр әле, иншалла. 
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт!

    Мөһим

    loading