16+

Татарча булса, бармыйм!

Татарның башкаласында нәниләр өчен татарча Чыршы бәйрәме бармы?

Татарча булса, бармыйм!

Татарның башкаласында нәниләр өчен татарча Чыршы бәйрәме бармы?

Бу сорауга җавап эзләп без Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына юл тоттык. Биредә 23 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр көненә өчәр Чыршы бәйрәме үткәреде. Ләкин алар рус телендә генә барды шул. Татар телендә Чыршы бәйрәмнәре байтактан үткәрелми икән. Сәбәбе дә бик гади - татар телендә барган тамашаларга тамашачылар йөрми. Бүгенге көндә татарлар балаларын курчак театрында аена бер генә булган татар спектакльләренә дә йөртмиләр. Театр труппасы хәтта районнарда да рус телендә спектакльләр куярга мәҗбүр.
90 нчы елларда Тукай көннәрендә тоташтан унар көн икешәр татар спектакле уйналды. Шәһәр мәктәпләреннән, татар гимназияләреннән җыелган балалар залларны тутыра иде. Хәзер Тукай көннәрендә татар спектакльләре өчәр көн генә уйналса да, залны тутырып булмый. Ел дәвамында татар спектакле аена бер тапкыр була. Шунда да тамашачы юк. Бүгенге көндә курчак театры программасында 38 спектакль бар, шуларның сигезе татар телендә: «И кызык Шүрәле» (Гөлшат Зәйнашева), «Кәкрүшкә» (Ринат Харис), «Камыр батыр» (Сәлах Хөсни), «Мактанчык әтәч» (Аманулла), «Сертотмас үрдәк» (Абдулла Алиш), «Җырлап узган җәй» (Нәби Дәүли), «Су анасы» (Габдулла Тукай, Зиннур Хөснияр), «Абай бабай аланы» (Ринат Харис). Яңа бина өчен Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» спектакле әзерләнә (Гәрәй Рәхим инсценировкасы). Бүгенге көндә татар зыялылары да балаларын курчак театрына әллә ни китермиләр, китергәннәре дә чакыру билетлары буенча бушлай керә.
Хәлләр шулай дәвам итсә, татар теленең киләчәге бик зур борчу тудыра, алмашка телебезнең киләчәген кайгыртучы буын килмәве дә ихтимал. Бүгенге көндә республикабызның «Телләрне үстерү программасы» ярдәмендә генә бу мәсьәләне чишеп булмавы көн кебек ачык. Дәүләт күләмендә җитди чаралар булдыру зарури. Ниндирәк чаралар - анысын уйлыйсы бар. Иң мөһиме - татарларда сүнеп барган үзаң чаткыларын кабызу программасы кирәк. Һәрбер татар кешесе туган теленең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булса иде ул.
Курчак театры коллективы яңа бинага күчкәч, вазгыять уңай якка үзгәрәчәк дип өметләнә. Бу Россия күләмендә махсус балалар өчен төзелгән бердәнбер театр булачак. Татар спектакльләре өчен махсус зал да булдырыла. Татар кешесе балаларын татар спектакльләренә йөртеп, ана телебезнең нечкәлекләрен балалар күңеленә сәнгать аша салу мөмкинчелегеннән файдалана белерме икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading