16+

Татарлар WorldSkills дөнья чемпионаты кунакларын гөбәдия белән шаккатырган

Бу көннәрдә WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында Әбу Даби шәһәрендә Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли. "Түбәтәй Кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов белдергәнчә, милли аш-су зонасында татар ашлары тәкъдим ителгән. "Биредә без әзерлибез, аннары татар ашларын ашап карарга теләүчеләрне сыйлыйбыз. Күпләр,...

Бу көннәрдә WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында Әбу Даби шәһәрендә Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

"Түбәтәй Кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов белдергәнчә, милли аш-су зонасында татар ашлары тәкъдим ителгән.

"Биредә без әзерлибез, аннары татар ашларын ашап карарга теләүчеләрне сыйлыйбыз. Күпләр, безнең белән кызыксынып, Казанда 2019 елда узачак дөнья чемпионатына килер дип өметләнәбез", - дип хәбәр итте ул.

Руслан Гыйльметдинов сүзләренчә, нигездә, өчпочмак популярлык казана. "Кешеләр ит ярата, әмма вегетарианнар да бик күп, алар кәбестә кабартмасын сорыйлар. Безнең корт бәлеше дә барысына да ошый. Инде бер-берсеннән ишетеп, бирегә киләләр", - дип билгеләп үтте ул.

14 - 19 октябрдә Әбу Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үтә. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.

Россия җыелма командасы составында Татарстанны 7 белгечлек буенча сигез катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук резервта өч катнашучы бар. Чарада Россиядән 57 волонтер катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading