16+

Татарлар яшәгән Тугыз авылы су астында

Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез яши торган Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Суның биеклеге 7-8 метрга кадәр күтәрелгән. Авыл халкы мондый су басуны соңгы тапкыр 1999 елда күргән булган. Тугыз авылы кешесе Фатыйма Вабиевага шалтыратып, без анда яшәүче татарларның хәлләрен белештек. Фатыйма апаның сүзләренә караганда, су 11 апрельдән үк...

Татарлар яшәгән Тугыз авылы су астында

Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез яши торган Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Суның биеклеге 7-8 метрга кадәр күтәрелгән. Авыл халкы мондый су басуны соңгы тапкыр 1999 елда күргән булган. Тугыз авылы кешесе Фатыйма Вабиевага шалтыратып, без анда яшәүче татарларның хәлләрен белештек. Фатыйма апаның сүзләренә караганда, су 11 апрельдән үк...

- Көненә 80-90 сантиметрга кадәр күтәрелде. 29 апрельдән бирле суның биеклеге ничек бар, шулай тора. Авылның 156 йорты су астында калды. Аларның 46сы буш тора иде. Су кергән өйләрдә 345 кеше, шул исәптән 118 бала яши. Кайберләре өйләрендәге мебель, кием, табак-савытын алырга яки чормага менгерергә дә өлгермәде. Су бик тиз керде. Тизрәк транспорт, терлекләрне коткарырга тотындылар. Авыл мәктәбендә вакытлыча яшәү пунк­ты ачылды, анда 54 кеше яши. 49ы - балалар, - дип сөйләде ул безгә.

Су китергән зыян шактый булырга охшаган: коймалар, утыннар, төзелеш материаллары агып киткән. Машиналар суда калган. Продукт запасы, мебель, баздагы бәрәңге ашарга яраклы түгел. Авыл читендәге йортларга бигрәк тә зур зыян килгән. Су аларның кәрнизенә кадәр күтәрелгән. Зыян күрүчеләргә ярдәм яхшы оештырылган.

- Шифаханәдә яшәгән кебек, көненә өч тапкыр тәмле ашаталар, бөтен уңайлыклар да бар. Иллешәр мең сум акча тараттылар. Әмма күңел барыбер тыныч түгел. Бик күп проблемаларны хәл итәсе бар, - ди Фатыйма апа.

Тугыз авылы халкының мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада ярдәм кирәк. Кеше кайгысына битараф булмаганнар чиста су, ризык, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, шулай ук акча белән булыша ала.

Акчалата ярдәмне җыю өчен тугызлылар авылларындагы иң хөрмәтле һәм гадел кешеләрнең берсе булган Йусуф әфәнде Зариповны билгеләгәннәр.

«Сбербанк» картасының номеры - 639002679010167017, Зарипов Йусуф Айтмухаметович. Теләсә кайсы «Сбербанк» бүлекчәсеннән яисә банкоматтан шушы номерга акча сала аласыз. Йусуфның телефоны +7 982 133 26 20.

Без Йусуф әфәнде Зарипов белән дә сөйләштек.
- Халыктан ярдәм килә башлады. Ике көн элек кенә Казаннан 22 мең сум акча күчерделәр, - диде ул. Рәхмәтләрен дә җиткерергә сорады.

Казандагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары:
1. «Ярдәм» мәчете (Серов урамы, 4а йорт, телефоны - 223-03-59)

2. «Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефоны - 293-36-86)

3. «Иман нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт, телефоны - 8 (919) 647-58-06)

4. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан, Карл Маркс ур., 38/5;

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading