16+

Татарстан 2016 елга кадәр президентлы булырга тиеш

Россия Дәүләт Думасына Татарстан язмышына кагылышлы закон проекты кертелде. Депутатларның күбесе ризалык бирсә, Татарстанда президент, дөресрәге, шул атама, 2016 елның 1 гыйнваренә кадәр яши алачак.

Татарстан 2016 елга кадәр президентлы булырга тиеш

Россия Дәүләт Думасына Татарстан язмышына кагылышлы закон проекты кертелде. Депутатларның күбесе ризалык бирсә, Татарстанда президент, дөресрәге, шул атама, 2016 елның 1 гыйнваренә кадәр яши алачак.

Тәкъдим авторлары - Дума депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Владимир Плигин белән Владимир Поневежский. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның 2010 елның августында «Россиядә бер генә президент булырга тиеш», дигән тәкъдимен өстәгеләр тиз ишетеп алды. 2010 елның декабрендә федераль законга төбәк башлыгы атамасында президент сүзе булмаска тиешлеге турында төзәтмә кертелде. Шулай итеп, президент булып йөргән төбәк башлыклары 2015 елның 1 гыйнваренә кадәр иске атамаларыннан ваз кичеп, яңача аталырга тиеш булды. Кадыйровтан соң, иске атамалары белән Бурятия, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Саха (Якутия), Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкессия башлыклары хушлашты. Быелның сентябрендә Миңнехановның адашы Рөстәм Хәмитов та «Башкортостан Республикаһы Башлыгы» исеме белән эшен дәвам иттерде.

Ике Владимир керткән закон проекты текстында әйтелгәнчә, президент атамасын 2016 елга кадәр озайту Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән төбәк дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында килешү булган төбәкләргә кагыла. Ә монлый килешүгә Татарстан белән Башкортстан республикалары ия. Ә бүгенге көндә Владимир Путиннан кала Россиядә президент атамасын Рөстәм Миңнеханов кына күтәреп йөри.

Фото: tatcenter.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading