16+

«Татарстан 24» телеканалын телевизор пультындагы 22нче кнопкага баскач карап булырлык итеп көйләргә җыеналар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең конференцияләр залында «Төбәк телевидениесе яңалыклары» дип аталган семинар узды.

«Татарстан 24» телеканалын телевизор пультындагы 22нче кнопкага баскач карап булырлык итеп көйләргә җыеналар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең конференцияләр залында «Төбәк телевидениесе яңалыклары» дип аталган семинар узды.

Биредә Татарстанның төрле районнарында, шәһәрләрдә эшләп килүче телеканаллардан журналистлар җыелган иде. Аларга яңалыкларны әзерләүдә иң тәҗрибәле саналган «Татарстан 24» телеканалы белгечләре: телеканалның генераль директоры Сергей Лобов, яңалыклар хезмәте директоры Алексей Кулешов һәм башкалар мастер-класслар күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә 19 телеканал керә. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, башка районнардагы телекомпаниеләр көндәшлеккә сәләтле, зур тарихлы үзәкләр булып санала.
- "Татарстан 24" каналының төп концепциясе - сәгать саен яңалыклар тапшыру. Без мәгълүматларны бөтен Татарстан буенча, төбәкләрдән дә туплыйбыз. Бу эштә безгә, әлбәттә, республиканың төрле шәһәрләрендә, районнарында эшли торган телевизион үзәкләрдәге коллегаларыбыз ярдәм итә. Элек тапшырулар әзерләгәндә, кассетага яздырылган мәгълүматларны районнардан автобуслар аша тапшырырга туры килә иде.

Бу үз чиратында оперативлыкны киметә. Хәзер тиз эшләү өчен барлык техник мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүген семинарга җыелган коллегаларыбыз яңалыкларны начар эшли димим, алар аны башкача, үзләренчә әзерли. «Татарстан-24» - төбәк телеканаллары өчен коткаручы кебек. Бергә эшләү тапшыруны тагын да мәгълүматлырак итәчәк, баетачак. Бүген семинар барышында сыйфатлы сюжет әзерләүнең стандартларын булдырырга тиешбез. Универсал продукт тудыру - уртак бурычыбыз. Шуңа да мондый очрашулар һәр ике-өч ай саен узар дип ниятлибез, - ди "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин.

Семинарның башында «Эфир» компаниеләр төркеме генераль продюсеры, директорлар советының генераль директоры Алексей Усанов «Татарстан 24" телеканалы турында тулырак сөйләде. билгеле булганча, "Татарстан 24" "КЗН" һәм "Эфир 24" каналлары кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Фәнни, күңел ачу, сәламәтлек башка өлкәләрне үз эченә алган тапшырулардан тыш, телеканалның төп максаты - сәгать саен халыкка яңа хәбәрләр тапшыру. Канал бер көн дә ял итми. Тиздән «Татарстан 24" телеканалын бар җирдә дә бердәй, телевизор пультындагы 22нче кнопкага баскач, карап булырлык итеп көйләргә җыеналар. Бу хакта кабель операторалары белән сөйләшүләр алып барыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading