16+

Татарстан бердәмлек һәм тынычлык тарафдары

Россиядә бердәм сайлау көне дип игълан ителгән көнне Татарстан халкы Татарстан Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлады. Ил күләмендә узган сайлауларда быел халык моңарчы күрелмәгәнчә активлык күрсәтте. Республика халкының активлыгының сәбәбе - Президент Рөстәм Миңнехановка карата ышаныч һәм хөрмәт нәтиҗәсе, республиканың халык алдында абруе артуында икәне бәхәссез. Сайлауларда быел халыкның күбрәк катнашуын һәм «Бердәм Россия» партиясенә өстенлек бирүен Россия Президенты Владимир Путинның соңгы елларда халык алдында үсә барган авторитеты белән дә бәйләп карарга була.

Россиядә бердәм сайлау көне дип игълан ителгән көнне Татарстан халкы Татарстан Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлады. Ил күләмендә узган сайлауларда быел халык моңарчы күрелмәгәнчә активлык күрсәтте. Республика халкының активлыгының сәбәбе - Президент Рөстәм Миңнехановка карата ышаныч һәм хөрмәт нәтиҗәсе, республиканың халык алдында абруе артуында икәне бәхәссез. Сайлауларда быел халыкның күбрәк катнашуын һәм «Бердәм Россия» партиясенә өстенлек бирүен Россия Президенты Владимир Путинның соңгы елларда халык алдында үсә барган авторитеты белән дә бәйләп карарга була.

«Бердәм Россия» партиясенең иң күп тавыш җыячагы көн кебек ачык иде. Сайлаулар алдыннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, без җитмеш проценттан да ким тавыш җыярга тиеш түгел, дигән иде. Нәтиҗәләр көткәнгә караганда да яхшырак - бердәм республика округы буенча биш процентлы чикне ике партия: 84,24 процент җыеп, «Бердәм Россия» һәм 5,55 процент белән КПРФ партиясе узды. Өченче урында «Гадел Россия» - алар 3,63 процент тавыш җыйды. ЛДПР 2,41 процент тавыш белән дүртенчедә. Дәүләт Советының бишенче чакырылышына өч партия - «Бердәм Россия», КПРФ һәм ЛДПР вәкилләре үтте.

Хакимият партиясенең иң күп тавыш җыюын социологлар партия исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләве, аның Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында да югары рейтинг яулавы белән дә бәйләп аңлата. Сораштырулардан күренгәнчә, 70 проценттан артык татарстанлы республика башлыгына ышаныч белдерә. Россия Икътисад үсеше министрлыгы тарафыннан уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Рөстәм Миңнеханов бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыручы субъектлар башлыклары рейтингында алдагы рәтләрне били, шулай ук «Җәмәгатьчелек фикере» фонды рейтингы буенча да беренче өчлектә.

Татарстанның Дәүләт Советына сайлаулар республика халкының Татарстанның тотрыклы үсештә булуын, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тоткан курсны хуплавын тагын бер кат раслады. Халык республика үсеше өчен күп хезмәт куйган партия өчен тавыш бирде. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, партия вәкилләре сайлауларга кадәр халык белән 1200 очрашу уздырган. Халык җыеннарында кешеләр белән турыдан-туры сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә, халыктан ике меңнән артык тәкъдим кергән. Татарстан Хөкүмәте халыктан кергән тәкъдимнәрне өйрәнеп, аларны тормышка ашыруны планга керткән инде. Татарстан хакимиятенең һәм «Бердәм Россия» партиясенең халык белән киңәшеп эшләве республиканың алга таба киләчәген билгели. Республикада соңгы биш елда гына да бик күп эшләр башкарылды: 88 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, аларның 60ы яңа төзелгән, 4,76 миллион квадрат метр торак төзелеп кулланылышка тапшырылган, социаль ипотека программасы буенча 15 мең гаилә фатирлы булган, аларның сигез меңнән артыгы бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, капиталь ремонт программасы буенча Казанда һәр өченче йортка ремонт ясалган. Бүгенге көндә Татарстанда республика һәм федераль дәрәҗәдә утыздан артык программа тормышка ашырыла. Татарстан Республикасының Россия субъектлары арасында лидер булуы тотрыклылыкка һәм килешеп яшәүгә бәйле. Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшы якка үзгәрүгә Казанның меңьеллыгын уздыруга әзерлек программасы һәм 2008 елда Универсиада уздыру хокукын яулау да нык ярдәм итте дигән иде Президент Рөстәм Миңнеханов сайлаулар алдыннан уздырылган шәһәр активы белән очрашу вакытында. Чыннан да Универсиадага әзерлек кысаларында бик күп эшләр башкарылды: юлларга ремонт ясалды, яңалары төзелде, юл чишелешләре барлыкка килде, спорт корылмалары сафка басты. Татарстан Дәүләт Советының яңа депутатлар корпусына лаеклы кешеләр сайланды, алар халыкчан законнар кабул итәрләр дип ышанабыз.

Сүз уңаеннан: Төрле сәбәпләр белән 14 сентябрьгә кадәр алдан тавыш бирүнең беренче көнендә үк җиде меңнән артык кеше сайлау участокларына барып тавыш биргәнлеге билгеле. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, ун көн эчендә алдан тавыш бирүчеләр саны шактыйга җыелган.

- 14 сентябрьдә төрле сәбәпләр аркасында сайлауга килә алмаучы 350 мең кеше алдан тавыш биреп куйды. Бу барлык сайлаучыларның 11 проценттан артыгы, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин белән Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев та сайлау көненә кадәр алдан тавыш биреп куючылар рәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading