16+

«Татарстан энҗесе» бәйгесе җиңүчесенә ярдәм кирәк

Табиблар Гөлназ Сәлләмовага тудыргандагы җәрәхәт нигезендә балалар церебраль параличы диагнозын куя. Тора-бара S рәвешендәге нейромускул кифосколиозының авыр очрагы үсеш ала. Бу - умыртка баганасы кәкрәеп, бөтен эчке органнарны кыса дигән сүз. Ярдәмгә мохтаҗ Гөлназга дәвалану өчен 60 мең сум акча җитми. Бу хакта "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәр итә.

«Татарстан энҗесе» бәйгесе җиңүчесенә ярдәм кирәк

Табиблар Гөлназ Сәлләмовага тудыргандагы җәрәхәт нигезендә балалар церебраль параличы диагнозын куя. Тора-бара S рәвешендәге нейромускул кифосколиозының авыр очрагы үсеш ала. Бу - умыртка баганасы кәкрәеп, бөтен эчке органнарны кыса дигән сүз. Ярдәмгә мохтаҗ Гөлназга дәвалану өчен 60 мең сум акча җитми. Бу хакта "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәр итә.


"Коляскада утырган кеше үзен дөньядан аерырга тиеш түгел!"


Зарыгып көтеп алып, якты дөньяга аваз салган икенче сабыйларының язмыш тарафыннан шулай кыерсытылуын белгәч, Мөнир абый белән Фәния апа, әлбәттә, югалып калалар. Кукмара районы Ташлы Елга авылында зур хуҗалык белән гомер итә алар. Кызларының диагнозына карап, елап утырып, гаепле кешеләрне эзләп кенә, берни дә үзгәртеп булмаячагын яхшы аңлыйлар. Туган җан яшәргә тиеш, ә аның янәшәсендәге якыннарыннан зур сабырлык сорала.

Мөнир абый белән Фәния апа да, олы улларын да, кызлары Гөлназны да, тигез яратып, үзләрен тулысынча шушы балаларына багышлыйлар. Бигрәк тә кызлары кешедән ким-хур булып үсмәсен өчен, әти-әни кулларыннан килгәнчә тырыша. Иң мөһиме: Гөлназда яшәү көче, ныклы ихтияр тәрбияли алган алар. Хәреф танырга өйрәнгәннән бирле, Гөлназ бик нык китаплар укырга ярата, эсселар яза. Тагын бер яраткан шөгыле - чигү. "Укыган да, чиккәндә дә, бөтен моңсу уйларны, сызлауларны куып таратырга тырышам", - ди Гөлназ.

Гөлназ туып, нәкъ ун елдан соң, Сәлләмов гаиләсендә тагын бер бала барлыкка килә - тәрбиягә кыз алалар. Өйдә кечкенә сабый да булгач, Фәния апага, билгеле, кыенгарак туры килә. Чөнки 12 яшенә кадәр култык таягы белән хәрәкәтләнгән Гөлназның тумыштан булган авыруы аркасында умыртка баганасы кәкрәя һәм шуннан төрле кыенлык туа башлый. Инде язмышы белән килешеп, сызлануларына ияләнеп беткәндә, Гөлназның авыруы көчәя бара. Һәрвакыт утырып кына торгач, мускуллар көчсезләнә. Умыртка баганасы кәкрәйгәч, Гөлназга сулыш алуы кыенлаша. Нәтиҗәдә, кыз коляскага кала...

Өченче сыйныфка кадәр сыйныфташлары белән бергәләп мәктәптә укыган Гөлназ, шуннан соң өйдә укуга күчә. Тырышып-тырмашып, мәктәпне шулай тәмамлый. Нәкъ башка егет-кызлар белән бертигез БДИларны тапшыра һәм дистанцион рәвештә Казан инновацион университетына укырга керә. Бүген Гөлназ бишенче курс студенты һәм нәкъ бер айдан кулына психолог белгече дипломы алачак.

"Коляскага утырган кеше үзен дөньядан аерырга тиеш түгел, тулы тормыш белән яши алмасам да, мин күңелемне төшермәскә тырышам! - ди Гөлназ.

Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында уздырылучы матурлык һәм сәләт конкурсы "Жемчужина Татарстана-2016" бәйгесендә икенче урынга лаек булган Гульназ! Бу тагын бер кат аның күңелен төшермичә, якты киләчәккә ышаныч белән каравын раслый. Никадәр дуслар тапкан, кызыклы очрашуларда катнашу мөмкинлегенә ия булган бит ул.

Бары яхшыга өмет итеп


Умыртка баганасын төзәтүче корсетыннан башка утырып торуы да бик авыр Гөлназга. Әмма ул корсетны көнгә өч-дүрт сәгатьтән артык кия алмый. Кысып торган корсеттан соң тәнендәге җәрәхәтләре төзәлергә өлгерми, кабат кияргә мәҗбүр, чөнки аннан башка аркасын тота аламый. Хәзер аның дүртенче дәрәҗәдәге сколиоз.

- Егерме яшь тулганнан соң, мин гел уйлана башладым: шушы корсетны киеп гомерем уза бит инде, бер генә дә чыгу юлы юк микән, дип. Сәламәтлек һаман начарлана бара, яхшыга үзгәреш юк. Коляска белән хәрәкәт итү дә кыенлашты... Интернетта үземнең авыру турында төрле мәгълүматлар укыдым, эзләндем. Әгәр дә умыртка баганасын турайта алсалар, минем өчен бик күп мөмкинлекләр ачылыр иде дип уйладым үземчә. Үзем шикелле авыруларны эзләп табып, алар белән аралаштым, - ди диагнозы турында күп мәгълүмат туплаган Гөлназ Сәлләмова.

Мәскәүдә нәкъ менә умыртка баганасындагы тайпылышлар буенча махсуслашкан А.Н.Бакланов клиникасын барлыгын ачыклый кыз. Анда операция ясатучылар арасында хәлләре уңай якка үзгәргән кешеләрне күреп, шатлана-шатлана әлеге табибка эләгү мөмкинлекләрен эзли башлый. Андый операцияның бәясе 2,5 миллион сум тора. Пенсия яшендәге Мөнир абый белән Фәния апа өчен, билгеле, күтәрә алырлык сумма түгел бу. Гөлназ акча җыю буенча интернетта үзенең төркемен булдырган.

Дуслары-танышлары, ярдәмгә мохтаҗ җаннарга битараф кала алмаучы мәрхәмәтле кешеләр, хәйриячелек - изге эш белән шөгыльләнүче оешмалар ярдәмендә шактый акча тупланган инде. Акча җыю туктатылганчы - 1 июньгә кадәр нибары 60 мең сум туплыйсы калган. Шуннан соң Гөлназ табиблар белән элемтәгә чыгып, операция көнен билгеләячәкләр. Барысы да яхшы булып, умыртка баганасын турайта алачакларына чын күңеленнән ышана Гөлназ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading