16+

Татарстан гүзәле тулай торакта яши

Күптән түгел "Татарстан гүзәле-2016" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Республиканың иң матур кызы дип Диләрә Ялалтынова билгеләнде. Бәйгедән соң булган хис-кичерешләре белән кызлар журналистлар белән уртаклашты.

Татарстан гүзәле тулай торакта яши

Күптән түгел "Татарстан гүзәле-2016" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Республиканың иң матур кызы дип Диләрә Ялалтынова билгеләнде. Бәйгедән соң булган хис-кичерешләре белән кызлар журналистлар белән уртаклашты.

"Татарстан гүзәле" конкурсы елдан-ел үсә, үзгәрә бара. Безнең конкурсантлар төрле яктан белемле, граммоталы булырга тиеш. "Татарстан гүзәле" ул беренче чиратта матурлык студиясе. Без анда малай-кызларны өч яшьтән алып кеше алдында үз-үзеңне тотарга, матур сөйләшергә, аралашрыга өйрәтәбез. Бу аларга модель булмасалар да тормышта кирәкле сыйфат, - диде "Татарстан гүзәле" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Бәйгедә катнашкан кызлар республиканың төрле районнарыннан җыелган. Диләрә Лениногорск кызы. Казанга югары белем алырга дип килгән, әле беренче курста гына укый. Күп кенә студентлар кебек Универсиада авылы тулай торыгында яши.

- Бәйге тәмамланганда инде соң иде, шуңа да карамастан Универсиада авылында мине дусларым, курсташларым көтеп торган. Барысы да шатланып, мине чәчәкләр һәм шарлар белән каршы алды, - диде Диләрә.
"Казан гүзәле-2016" исемен яулаган Софья Мустафина Казанда туып үскән. Үзе күп балалы гаиләдән булгач, киләчәк тормышын да модель, яки хәзер белем алган сәясәт юнәлешендә түгел, ә нәкъ менә гаилә учагын саклаучы ана буларак күз алдына китерә. Татар теле, милләтенә дә зур игътирам белән карый ул. Конкурстагы чыгышында да милли мәсъәләләрне күтәргән.
Мин чын күңелдән туган шәһәремне, аның архитектурасын яратам. Инде мәктәптә укыганда ук Фукс йорты тарихын ныклап өйрәндем. Хәзер Казан мәчетләре белән кызыксынам. Бу шөгылем Мәрҗәни мәчетеннән башланды, минем Юнысовлар нәселеннән булган борынгы бабам шул мәчетне салдыручыларның берсе. Архивта сакланган документлар да моны дәлилли. Татар әсәрләренең тәрҗемәсен укыйм, кызганыч татар телендә иркен аралаша алмыйм, - ди Софья.

Татарстанның I һәм II вице-гүзәле исемнәре Киров өлкәсе кызы Валерия Тимкина һәм Чистай кызы Ксения Яруллинага тапшырыла. Бу Валериянең бәйгедә беренче чирканчыгы булса, Ксения инде бишенче тапкыр катнаша икән. Хәзер дүрт кыз да "Россия Миссы" бәйгесенә әзерләнә.

- Әлеге конкурс кызларга модель бизнесына кереп китәргә этәргеч була. Шулай безнең конкурста катнашып Ирина Шарипова хәзер бик танылган модель булды. Ул Американың Нью Йорк шәһәрендә яши хәзер. Безнең кызлар үзләрен кайда да таба. Кемдер матур гына гаилә корып җибәрә, кемдер карьера төзи. Һәркемнең үз юлы, - диде Изольда Сахарова.
Ләкин җиңүчеләр матурлыкның бер көн генә икәнен, аны саклап калу өчен күп көч һәм тырышлык кирәк булуын да яшермәде.

- Хәзер дистрофия белән авыручы модельләр кими бара, кызларыбыз сәламәт матурлыкны күбрәк үз итә. Ләкин таза кызлар да модель була алмый. Без барыбер 90-60-90 параметрларыннан ерак китмибез, - диде Изольда Сахарова.

Җиңүчеләргә "Алмаз-холдинг" ширкәте ясаган күчеп йөрүче көмеш таҗ бирәләр. "Татарстан гүзәле" белән "Казан гүзәле"нең таҗлары аерыла. Беренчесенеке чиста металлдан ясалса, икенчесе каралтылган көмеш. Икенче елга таҗларны кызлар башка җиңүчеләргә тапшырырга тиеш, ә аларга конкурс истәлеге буларак кечкенә диадема бирәчәкләр.

Кызлар арасында егетләр турынды сүз чыкмый калмый инде, Татарстанның иң матур кызлары да хыялында нинди ир-ат образын йөртүләре хакында сөйләделәр. Кемдер егет берничә югары белемле, ә кемдер озын буйлы булырга тиеш, ди. Ләкин барысы да ышанычлы, терәк булырдай һәм тугрылыклы ир эзләүләрен дә яшермәде.

- Мин беркайчан да нинди дә булса идеал төзегәнем юк. Миңа бервакытта да матур ир-атлар ошамады. Ул беренче чиратта ышанычлы, тәрбияле, гаилә корырдай кеше булсын, - дип белдерде Софья Мостафина.

Икътисади авыр вакытта да кызлар кыйбатлы косметика кулланмыйча матур калып була икәненә ышана.

Диләрә Ялалтынова:

- Минемчә, һәр кызга табигый матурлык бирелгән. Мин, гомумән, каты бизәнергә тырышмыйм, табигый матурлык яклы. Яхшы йокы, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклануны бернинди спа-салоннары да алыштыра алмый. Косметика белән кулларынга кирәк, ләкин чама белән.

Софья Мостафина:

- Минем косметикага күп акча сарыф итәргә мөмкинлегем дә юк, чөнки мин әле укыйм, эшләмим. Матур булу өчен мин һәрвакыт шат күңелле булырга тырышам. Чәй дә, кәхвә дә эчмим. Бары тик үзебезнең бакчада җыйган җиләк-җимеш кайнатмалары гына кулланам. Катырылган карлыган яратам. Боз белән битне уятам. Ә иң матур кыз ул гашыйк кыз. Мәхәббәтттән күзләре янган яраткан һәм яратылган кыздан да матуррак кеше юк.

Валерия Тимкина:

- Безнең әбиләрдән калган халык рецептларын беркем дә кире кармады. Бал белән битлекләр ясыйм, ромашка, шалфей үләннәре төнәтмәләре чыннан да үз эффектын бирә. Дөрес туклану торт һәм колбасаларга караганда хәтта очсызракка да төшә.

Ксения Яруллина:

Матур булу өчен кыйммәтле косметика куланырга димәгән. Мин дә алда әйткән бөтен сүзләр белән килешәм. Иң мөһиме үзеңне яратырга һәм ничек бар шулай кабул итергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading