16+

Татарстан кинофестивальгә 6 фильм тәкъдим итте

Казан мөселман киносы фестивале безнең республика брендына әйләнде. Узган ел килгән бик күп мәртәбәле кунаклар гонорар да сорамады. Бу аларның фестивальгә карата зур кызыксыну белдерүен күрсәтә.

Татарстан кинофестивальгә 6 фильм тәкъдим итте

Казан мөселман киносы фестивале безнең республика брендына әйләнде. Узган ел килгән бик күп мәртәбәле кунаклар гонорар да сорамады. Бу аларның фестивальгә карата зур кызыксыну белдерүен күрсәтә.

ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина матбугат очрашуында әнә шулай дип хәбәр итте. Татарстан кинематографчылары тарафыннан фестивальгә тәкъдим ителүче фильмнар саны артып, сыйфаты да яхшыра икән. Быел исә программага Максим Швачконың «Уен ахыры» кыска метражлы фильмы, режиссер Д.Тархановның «Игътибар үзәгендә - кеше» тулы метражлы фильмы, «Татармультфильм»ның дүрт анимацион тасмасы кергән.
Билгеле булганча, быел тугызынчы тапкыр узучы мөселман киносы фестиваленә 54 илдән 450 заявка килгән. Македония, Сенегал һәм Мальдив утраулары үзләренең кинотасмаларын беренче тапкыр тәкъдим итә. Фестиваль бүләкләре өчен быел 50 фильм «көрәшәчәк». Төп конкурс программасына кергән фильмнарны халыкара жюри бәяләячәк. Анда «Мосфильм» киноконцерны генераль директоры, совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Карен Шахназаров, кино тәнкыйтьчесе һәм культуролог Вера Лангерова (Чехия), Иран режиссеры һәм продюсеры Дариуш Мәхруҗи, язучы Разил Вәлиев (Татарстан) һ.б. кергән. Казан мөселман фестивале ел саен үзенең кызыклы фильмнары белән генә түгел, ә мәртәбәле кунаклары белән дә истә кала. Быел исә анда «Москва слезам не верит» фильмы өчен Оскар алган Владимир Меньшовның килүе көтелә. Аңардан кала поляк кинорежиссеры Кшиштоф Занусси, актриса Валентина Талызина һәм башка танылган кино өлкәсе вәкилләре кызыл келәм буйлап узачак.
Конкурс кысаларында күрсәтелә торган кинофильмнарны «Родина» кинотеатрында карап булачак. Калган тасмалар «Сувар Плаза», «Киномакс», «Мир» кинозалларында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading