16+

ТАТАРСТАН Конституциясенә – 20 ел

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы өчен зур вакыйга була: Татарстанның төп законы гамәлгә керә - Конституция кабул ителә. Быел әлеге тарихи вакыйгага - 20 ел.

ТАТАРСТАН Конституциясенә – 20 ел

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы өчен зур вакыйга була: Татарстанның төп законы гамәлгә керә - Конституция кабул ителә. Быел әлеге тарихи вакыйгага - 20 ел.

Шул уңайдан Казанда ике көн дәвамында «Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар чыгару тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциянең ачылыш тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Россия төбәкләре һәм чит илләр парламентарийлары һ.б. катнашты.
Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының Россия Федерациясе субъектлары арасында беренчеләрдән булып бертавыштан Татарстан Конституциясен кабул итүен билгеләп узды. «Безнең Конституция шунысы белән аерылып тора: ул өстән ясалган ниндидер басым белән кабул ителмәде. Конституция төрле милләт, дин һәм сәяси юнәлешләргә караган кешеләрне берләштерә алды», - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык конференция кунакларын һәм катнашучыларны сәламләде. Ул үз чыгышында: «Татарстанның Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып Конституция кабул итүе заман таләпләренә туры килгән адым иде. Әлеге документ федератив мөнәсәбәтләр принцибы үсешенә зур тәэсир ясады. Көчле төбәкләр - көчле Россия дигән билгеле формула вакыт сынавын узды. Бүген Татарстан Россиянең динамик рәвештә үсә торган төп төбәкләренең берсе булып тора. Конституция - республиканың үсеше өчен хокукый нигез», - диде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенең катлаулы вакытта - илдә үзгәрешләр барган чорда кабул ителүен ассызыклады. Конференциядә катнашучыларның күбесе чыгышларында моңа аерым игътибар юнәлтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading