16+

Татарстан космосны яуламакчы

«Казан ярминкәсе»ндә «АвиаКосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» («АКТО-2012») дип аталган VI Халыкара күргәзмә эшли башлады. Биредә авиация, космик аппаратлар җитештерүче оешмалар, бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып баручы югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү үзәкләре үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы автомобильләр, алар өчен төрле кирәк-яраклар җитештерү буенча шактый тәҗрибәгә ия. Авиация өлкәсендә дә радиоприборлар, саклану җиһазлары, двигательләр җитештерү белән мәшгуль булган егермедән артык предприятиебез бар, аларда барлыгы егерме алты мең тирәсе кеше хезмәт куя. Белгечләр, бу әле республика өчен чик түгел, бары тик авиация сәнәгатенең башлангычы гына, дип саныйлар. Чөнки авиация сәнәгатендә яңадан-яңа зур перспективалы проектлар барлыкка килеп кенә тора. Киләчәктә, авиация өчен детальләр җитештерүче заводлар каршында инженерия үзәкләре, технопарклар ачу да планлаштырыла. Бу Татарстанга халыкара масштабларга чыгарга зур юл ачачак.
«АКТО-2012» күргәзмәсе 17 августка кадәр эшләячәк. Соңгы көндә Коркачык аэродромында (Биектау районы) «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиашоу уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading