16+

Татарстан - массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәк

Татарстанда бер мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия буенча исә нибары 152 данә. 1 февральгә республикада 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал, 665 басма мәгълүмат чарасы, 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм...

Татарстан - массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәк

Татарстанда бер мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия буенча исә нибары 152 данә. 1 февральгә республикада 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал, 665 басма мәгълүмат чарасы, 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм...

Татарстанда бер мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия буенча исә нибары 152 данә. 1 февральгә республикада 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал, 665 басма мәгълүмат чарасы, 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм 52 журнал чыга, чуваш телендә - биш, удмурт телендә бер газета нәшер ителә. Татарстан территориясендә федераль телеканалларның өч хәбәрче пункты, биш мәгълүмат агентлыгының һәм тугыз федераль басманың төбәк вәкиллекләре эшли.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның коллегия утырышында шундый саннар китерде. Басма матбугат турында сөйләгәндә, ул "Россия почтасы"на матбугатка яздыруга һәм абунәчеләргә китереп бирүгә дәүләт субсидияләре бирү туктатылу турында искә алды.

- Субсидияләрне бирүне туктату элемтә хезмәтләренә тарифларның сизелерлек үсешенә китерде. Укучылар аудиториясен саклап калу моңарчы беркайчан да булмаганча актуаль. Редакцияләр тарафыннан матбугатка яздыру кампанияләренә юнәлтелгән тулы бер чаралар комплексы үткәрелә, - дип белдерде Айрат Зарипов хисап чыгышында.

Айрат Зарипов билгеләп узганча, 2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләт булып оешуының 25 еллыгы, Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кебек мөһим вакыйгаларга бай. Агымдагы елның тагын бер мөһим вакыйгасы - Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү. Моннан тыш, 2015 ел җирле үзидарә органнарына сайлаулар һәм Татарстан Президентын сайлау елы да.

- Ел гади генә түгел, әмма мин, уртак тырышлык белән, ел бурычларын лаеклы рәвештә үтәрбез дип ышанам, - дип йомгаклады сүзен Айрат Зарипов.
Коллегиядә Татарстан журналистикасы энциклопедиясен булдыру тәкъдиме белән дә чыктылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сүзләренчә, энциклопедия оештыру фикере күптәннән булган. Журналистлар берлеге, моңа өстәп, Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында, "Укый торган Татарстан" проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итә. Ул исә китап укуга кызыксынуны күтәрүгә, кешеләр өчен уку мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов республика телевиденисен үстерү концепциясенә тукталды һәм ниһаять ТВ-корпус хезмәткәрләре урнашачак "телевидение йорты"н төзү проекты раслануын хәбәр итте. Шулай ук ул бүгенге тамашчыны бары тик сыйфатлы продукция белән генә яулап булганлыгын да ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров үзенең чыгышында республикада мәгълүмати киңлек актив рәвештә үсеш ала, дип белдерде. Бөек

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ул сугыш темасына кагылышлы махсус интернет-портал эшләргә кушты.

- Сезнең бурыч - республикада барган социаль-мәдәни, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында халыкка оператив һәм объектив рәвештә мәгълүмат бирү, - дип, уңай күренешләр турында күбрәк язарга чакырды.

Әдәбият елы уңаеннан исә балалар әдәбиятына зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Фото sntat.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading