16+

Татарстан районнары «Сәламәтлек чакрымнары»н үтә

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проектын бөтен республика эләктереп алды. Бу атнада гына да Татарстан районнары йөзеп, йөгереп, велосипедта йөреп, төрле дистанцияне узды.

Татарстан районнары «Сәламәтлек чакрымнары»н үтә

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проектын бөтен республика эләктереп алды. Бу атнада гына да Татарстан районнары йөзеп, йөгереп, велосипедта йөреп, төрле дистанцияне узды.

«Сәламәтлек чакрымнары»ның беренче адымнары 16 июль көнне Казан - Иннополис арасын узу белән башланып киткән иде. Бер төркем велосипедчы бу дистанцияне Татарстанның спорт җиңүләренә багышлады. Хәрәкәтне Арча, Кама Тамагы, Питрәч, Актаныш, Менделеевский муниципаль үзәкләре дә күтәреп алды, районнарның спорт яратучы бер төркем активисты шулай ук велосипедта үз «Сәламәтлек чакрымнары»н узды.

Арча районы өчен велохәрәкәтләр оештыру ин­де гадәти хәл. Алар җәй дәвамында - олысы да, кечесе дә, түрәсе дә, гади эшчесе дә «тимер ат»ларыннан төшмиләр икән. Быел да 1 август көнне шәһәр буйлап 97 кеше ике чакрым юк үткән.

- Без бу спорт бәйрәмен мәдәни чаралар белән дә баетып, район халкына үзенә күрә бер бәйрәм ясадык. Районның «Созвездие - Йолдызлык» фестивале катнашучылары, үзешчәннәр спортчыларны җыр-биюләре белән дәртләндереп торды. Район үзәгендә майдан алып октябрь аена кадәр шулай велохәрәкәтләр үткәреп торабыз. Даими рәвештә велопрокатлар эшләп тора. Менә әле Белем бәйрәменә дә зур спорт чарасы оештырабыз, - диде Арча районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.

Менделеевск ­районы исә иң зур делегациясе белән шаккатырды. Бүген «Сәламәтлек чакрымнары»н биредә ике йөз кеше үтәчәк.

- Бездә һәр шимбәдә шәһәркүләм иртәнге зарядкалар уза. Анда 60-70 кеше даими йөри. Баскетбол, волейбол уеннары оештырыла. Спорт белән яшьләр генә түгел урта һәм өлкә буын да актив шөгыльләнә. Шуңа да «Сәламәтлек чакрымнары»н үтәргә бик күп кеше теләк белдерде. Мондый чаралар аша без спортка, сәламәт яшәү рәвешенә генә өндәмибез, ә Татарстанны, Менделеевскины яратырга өйрәтәбез, - диде «Татмедиа» АҖ филиалы - «Менделеевск» мәгълүмат үзәге директоры Джулия Искәндәрова.

Чарада «Мин яратам сине, Менделеевск» дигән билге дә куелачак. Велохәрәкәт «Кристал» бию төркеме үткәргән флеш-моб белән тәмамлана.

Республика яшәешенә битараф булмаган кеше­ләр тупланган «Татарстан командасы» атна са­ен диярлек төрле кызык­лы чаралар оештыра. Ин­де фотосурәтләр конкурсы, ба­лалар тәбриклә­мәсе, ­шигъри эстафета, ­«Бишлелек иртә» дигән чаралар бөтен республика буенча таралды.

Фото: arsk.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading