16+

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен, дип тели Татарстан Рәисе.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен, дип тели Татарстан Рәисе.

Кадерле ватандашлар! 
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм. 
Бүген бөтен дөнья мөселманнары бу изге айда Коръән Кәримне, күңелләргә игелекле эшләр башкару омтылышын  иңдерүе өчен  Аллаһы Тәгаләгә ихластан мактау-мәдхияләрен күндереп, дога кылалар. 
Ураза гаете безгә Аллаһның рәхмәте киңлеге, аның нигъмәтләренең кадере,  рухи хәзинәләребезнең, шуларның иң әһәмиятлеләреннән булган гаилә төзү, илаһи бүләк – ана  булу бәхете, кардәшлек турындагы дини күзаллауларның кыйммәте хакында искәртә. Татар халкы рухи мәдәниятендә зур урын тоткан бу бәйрәмнең бөек асылы быел Россия Президенты   В.В. Путин тарафыннан илдә игълан ителгән Гаилә елы чараларында да ачык чагылыш таба. 
Мөселманнар өчен гаилә кору изге бурыч булудан тыш, Аллаһның ризалыгына ирешү юлы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам туганлыкны һәм нәсел-нәсәпне ныгытуны  васыять итте. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасында кардәшләрне һәм дусларны кунакчыл йортларда бер табынга җыйган күркәм ифтар мәҗлесләре уздыру гадәткә керде. 
Уникенче тапкыр үткәрелгән Республика ифтары илебез мөселманнарының һәм  тулаем җәмгыятьнең рухи бердәмлеккә омтылуына дәлил булып тора. Күп меңләгән дин тотучылар катнашкан ифтарда махсус хәрби операция ветераннары, аларның туганнары, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннары да бар иде. Җиңү яулауны, яралыларның җәрәхәтләре тизрәк төзәлүне сорап һәм һәлак булган сугышчыларның рухына Рамазан аенда кылган догалар кабул булса иде.
Татарстан башкаласында быел Россия Федерациясенең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән гаять әһәмиятле халыкара вакыйгалар булачак. Алар дәүләтләр арасында  һәм дини-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә дустанә, нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйм. 
Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану өстәр, Аллаһыбыз хакына, уртак Ватаныбыз һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.      
Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен! 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading