16+

Татарстан санкцияләргә җавап әзерли

Автор фотосы Гомумроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге шушы атнада «Чит илләрдән кертелүче товарларга алмаш булдыру һәм технологик камилләштерү» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге рәисшәте Игорь Бикеев: - Россия Президенты Владимир Путин бүгенге икътисади һәм сәяси вазгыять шартларында, шулай ук Россиягә карата күрелүче...

Автор фотосы

Гомумроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге шушы атнада «Чит илләрдән кертелүче товарларга алмаш булдыру һәм технологик камилләштерү» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге рәисшәте Игорь Бикеев:

- Россия Президенты Владимир Путин бүгенге икътисади һәм сәяси вазгыять шартларында, шулай ук Россиягә карата күрелүче санкцияләргә бәйле рәвештә, Гомумроссия халык фронтына ил төбәкләренең сәнәгать һәм инвестиция мөмкинлекләрен барлап чыгарга күрсәтмә бирде. Тупланылган мәгълүмат Мәскәүгә, халык фронтының үзәк комитетына тапшырыла, - дип искәртте.

Республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева сөйләгәнчә, Татарстанда икътисади үсеш темплары саклана. Безнең республика инновацион технологияләрне кулланышка кертү буенча Россия төбәкләре арасында икенче урында.

- Санкцияләр кертелгәнче үк республикада чит илләрдән кайтартылучы чималларга алмаш булдыру чаралары күрелә иде инде. Европа дәрәҗәсендәге төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр сафка басты, яңа заводларга нигез салынды. Санкцияләргә бәйле рәвештә әлеге заводларның төзелешенә игътибар көчәйтеләчәк, - дип әңгәмәгә кушылды республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин.

«Казан электротехник заводы»ның коммерция директоры урынбасары Ленар Шәйхуллов һәм «Дәүләт кулланма оптика институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары Анатолий Шепталин да үзләренең тармакларында чит илләрдән кертелүче продукциягә алмаш төрләрен ясау чараларына әзерлек башлануын әйттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading