16+

Универсиада авылында «Без» яшьләр хәрәкәте активистлары студентлар белән очрашты

12 февраль көнне Универсиада авылында КФУ студентлары Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясенең "Без" яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашты. Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Президент идарәсенең ришвәтчелеккә каршы сәясәте белгече Андрей Петухов һәм иҗади яшьләр академиясе президенты Валентин Шихобалов Ришвәтчелексез, гадел тормышка яшьләрне өндәде. - Россия Президенты әйткәнчә,...

12 февраль көнне Универсиада авылында КФУ студентлары Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясенең "Без" яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашты.

Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Президент идарәсенең ришвәтчелеккә каршы сәясәте белгече Андрей Петухов һәм иҗади яшьләр академиясе президенты Валентин Шихобалов Ришвәтчелексез, гадел тормышка яшьләрне өндәде.

- Россия Президенты әйткәнчә, ришвәтчелек кебек күренеш илебезгә алга атларга, үсәргә комачаулык итә. Шуңа да әлеге темага яшьләр белән сөйләшү мөһим, чөнки яшьләр безнең киләчәгебез. Бүген без республикада ришвәтчелеккә каршы көрәшүгә зур көч куябыз, әйтик балалар бакчаларына электрон чират булдырдык, "халык контроле" системасы, интернет-кабул итү бүлмәләре эшли, теләгән кеше үзенең гозерен җиткерә ала, - дип сөйләде Лариса Сулима.

Очрашу барышында студентлар һәм лидерлар республиканың ришвәтчелеккә каршы "Бирмәскә-алмаска" программасының презентациясен дә карады. Очрашу тәмамлангач, катнашучылар "Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы" дигән акцияне хуплап, республика җитәкчелеге адресына резолюция кабул иттеләр.

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading